Җәмгыять

MAX мессенджерыннан 1,5 млн татарстанлы файдалана

Сентябрьдән Татарстанда мессенджер кулланучылар саны ун тапкырга арткан – ул вакытта ул 150 мең кешегә тигез булган

2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта республика Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР цифрлар министрлыгы башлыгы Илья Начвин хәбәр итте.

Министр сүзләренчә, сентябрьдән Татарстанда мессенджер кулланучылар саны ун тапкырга арткан –ул вакытта ул 150 мең кешегә тигез булган.

«Татар-информ» Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары арасында беренчеләрдән булып MAX та эшли башлады.

Татар-информ

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев