«МДСУ-1» җәмгыятендә гадәти булмаган очрашу узган (фото)
Җәмгыять

«МДСУ-1» җәмгыятендә гадәти булмаган очрашу узган (фото)

Һәр гаиләгә азык-төлек җыелмасы тапшырылды.

«МДСУ-1» җәмгыяте җитәкчелеге махсус хәрби операциядә булган хезмәткәрләренең гаиләләре белән очрашты.

Җитәкче Рәшит Ильясов мобилизацияләнгән хезмәткәрләрнең әти-әниләре һәм хатыннары белән аралашты. Кунаклар өчен мул сыйлы табын әзерләнгән иде.

Һәр гаиләгә азык-төлек җыелмасы тапшырылды. Очрашуга чакырылган социаль координатор Дилүс Гатиятуллин мондый гаиләләргә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында аңлатты.


Нет комментариев