Милләтләр дуслыгы берләштерә
Очрашу вакытында чыгышлар милли җырлар, биюләр белән үрелеп барды
РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2026 ел — Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителде
Билгеле булганча, Балтач районы күпмилләтле җирлек.
Бездә удмурт, татар, рус, мари, чуваш милләтеннән булган кешеләр үзара дус, тату яши. Хәтта күрше төбәкләрдә яшәүче төрле милләт вәкилләре белән дә җылы мөнәсәбәттә булып, озак елларга сузылган хезмәттәшлек алып барыла.
Чиктәш районнар арасында дуслыкны ныгыту максатыннан һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, күптән түгел Балтач районының мари оешмасы, «Халыклар дуслыгы» музее коллективы, Чепья җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре Мари-Төрек районында булып, «Ошмарий-Чимарий» марилар оешмасы белән очрашу үткәреп кайттылар.
Әлеге сәфәр музейдагы яңалыклар белән танышу, киләчәккә бурыч-максатлар билгеләү, хезмәттәшлекне дәвам итүне күздә тотты.
Иң элек балтачлылар В. П. Мосолов исемендәге "Туган якны өйрәнү музее«на сәяхәт кылды. Кунакларны музей директоры Раилә Мөхәммәтханова каршы алды. Музей хезмәткәрләре исә музей буйлап кыска экскурсия үткәрде. Шулай ук Бөек Ватан сугышына багышланган фильм күрсәттеләр (фильм музей базасында төшерелгән).
Тарихка күз салсак, «Туган якны өйрәнү музее» 1969 елда оеша. Биредә районның этнографиясе, сугышчан һәм Хезмәт даны буенча уникаль материал тупланган һәм саклана. Музейның алтын фондына рәссамнар Михаил һәм Алексей Платуновлар (Мари-Төректә туганнар һәм яшәгәннәр), җирле иконалар ясау остаханәсе хуҗасы Платуновның балалары иҗаты буенча материаллар кергән. Михаил Платунов вафат булганнан соң, аның васыяте буенча музейга останың һәм аның укучыларының 49 картинасы һәм 50 график эше, шулай ук аның исемендәге рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура институтыннан 8 скульптура тапшырылган.
Кызыклы экспонатлар арасында — Ульяновск бәллүр-пыяла заводында эшләнгән XIX гасырның нәфис пыяла һәм бәллүр әйберләре бар. Белгечләр аларны гадел рәвештә Ватан сәнгате әсәрләре рәтенә кертәләр һәм хаклы рәвештә халыкның мәдәни казанышы дип саныйлар.
Предприятие үзе 1842 елда барлыкка килгән һәм шактый бай тарихка ия. 1917 елга кадәр Ульяновск заводы эшчеләр саны һәм җитештерелә торган продукция күләме буенча төбәктә иң эреләрдән санала. XIX гасырның 90 нчы елларына кадәр ул Казан-Нократ өлкәсендә һәм Урал буенда бердәнбер пыяла савыт-саба һәм тәрәзә пыяласы белән тәэмин итүчеләрдән була. 600 төрдән артык эшләнмә чыгарган.
Соңрак кунаклар Григорий Серафимович Иванов җитәкчелек иткән этноүзәктә булды. Этноүзәк крестьян көнкүреше музее һәм мари дине йорты функцияләрен берләштерә. Тарих-этноүзәк чагыштырмача күптән түгел генә ачылган, ләкин үз республикасы туристлары арасында гына түгел, илнең ерак почмакларыннан һәм хәтта чит илләрдән килгән кунаклар арасында да бик тиз популярлык казанган.
Этноүзәктә, мәсәлән, самавырлы һәм чын мичле крестьян өе тәкъдим ителгән. Балтачлылар шул мичтә пешкән коймаклардан авыз итеп, самавырда кайнаган тәмле, шифалы чәйләр белән сыйландылар.
Этноүзәк экспонатларга бик бай. Патша Россиясе чорындагы борынгы көмеш тәңкәләрдән ясалган муенсалы традицион хатын — кыз костюмнары үзе генә дә ни тора! Балта осталарының эш кораллары, шулай ук чаналар, балалар өчен караватлар, туку станогы, көнкүреш әйберләре — үзәкнең байлыгы дияргә кирәк.
Райондашларыбызны үзәк белән Мари Иле Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Мари-Төрек бистәсенең мактаулы кешесе Вера Александровна Сорокина таныштырды. Вера Александровна районның комсомол активы лидеры һәм остазы, туган як тарихын өйрәнүче, актив җәмәгать эшлеклесе.
Мари-Төрек муниципаль районы башлыгы, «Бердәм Россия» партиясенең Мари-Төрек районы җирле бүлеге секретаре Яндыбаева Лариса Алексеевна һәм Мари-Төрек шәһәр администрациясе башлыгы Хлебова Татьяна Алексеевна да балтачлыларны җылы кабул итеп, киләчәктә дә үзара дуслыкның дәвамлы булуын теләде.
Очрашу вакытында чыгышлар милли җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Безнең делегация дә буш кул белән килмәгән иде. Мари дусларга китаплар һәм милли ризыклар тапшырылды.
Балтачлылар чарадан бик канәгать калды. Транспорт, ягулык белән ярдәм иткән «Труд» җәмгыяте җитәкчесе Рашит Һадиевка райондашларыбыз рәхмәтле булуларын ирештерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев