«Минем һөнәремне үз ит, югалтма!»
Таң нурларына коенып уяныр өчен йокыга талган тәрәзәләр белән саубуллашып, Самир да күзләрен йома. Төшендә, серле төстәге яраннары белән үзенә дәшеп торган челтәрле бабасы тәрәзәләрен күреп, бәхетле елмая ул...
Самирга бүгенге дәресләр тагын да озаграк барган кебек тоелды. Уйлары белән күптән бабасы белән әбисе йортында иде инде ул. Әле кичә генә әбисе тәмле коймаклар белән сыйлады, югыйсә. Озак итеп бабасының калайдан чәчкәләр кискәнен дә карап торды. «Минем дә өйрәнәсем килә! Бабай иртәгә тагын киләм, яме?!» дигән иде...
Аларның йортлары ерактан ук күзгә ташлана. Капка-койма матур итеп бизәлгән. Бабасы җәйге аланны коймага күчереп куйган диярсең! Ул чәчәкләр тәрәзә кәрнизләренә дә күчкәннәр. Үткән-барган кеше адымнарын акрынайтып гел шул чәчкәләргә соклана. Самир үзе дә бу бизәкләрне инде әллә ничә күргән булса да, аларга гел беренче күргән кебек каравына аптырый. Бабасының сүзләре исенә төшә: «Күңелеңне, бар тырышлыгыңны биреп эшләгән эшләр кеше күңелендә дә эз калдырыр, Самир улым» дия ул. «Нинди эзләр? Капма-коймадага чәчәкләр кебек микән?» дип үзалдына елмая малай. Сыйныфташларына да Мәсгуть бабасы турында гел сөйләп торыр иде менә. Мактанып түгел! Горурланып!
Борнак авылында агроном булып та эшләгән бабасы. Шул иген-кырлардагы, болыннардагы матурлыкны күңеленә сеңдереп барган, ахрысы. Әнием туган елны салынган әлеге йортны бабам үз куллары белән тышлаган, 2015нче елда бизәкләрен яңарткан. Яңгыр-су тиярдәй өлешен – калай белән, калган урыннарын такта белән бизәгән.
Ниһаять дәресләр тәмам! «Булышчым килеп тә җиткән!» дип аркасыннан сөеп каршылый бабасы. Әбисе ясап биргән мәтрүшкәле чәйне тиз генә эчә дә, остаханәгә бабасы янына йөгерә. Бүген калайдан беренче күгәрченен кисәчәк ул! Эшнең иң кызу барган вакытында сорау арты сорау яудырырга да онытмый. Ничек? Кайда? Кайчан? Кем өйрәтте? «Әлеге кул эшенә беркем дә өйрәтмәде, хәзерге кебек махсус курслар да булмады, – дип сөйләп китте Мәсгуть карт. – Ничектер барысы да үзеннән-үзе килеп чыкты».
– Афәрин син, бабаем! – ди Самир, бизәк төшергән җиреннән туктап. Аннары бабасы остаханәсен тагын бер күздән кичерә. Килгән саен мондагы тәртипкә соклана ул. Һәрбер эш коралы тигез итеп тезелеп куелган «һөнәр йортында» гел чисталык, бер генә калай кисәге дә, эш коралы да идәндә аунап ятмый. Һәрберсенең үз билгеле урыны бар, һәрнәрсә үзенә уңайлы итеп урнаштырылган: станоклары да, киселгән калайларны беркетеп кую өчен элмәкләр дә, эш өчен кирәкле башка җиһазлар да. Ишегалдындагы гараж ишеген бизәгән пар күгәрченнәр дә, түбәсендә кукыраеп утырган калай әтәч тә бабасының, матурлыкка гашыйк оста куллы кеше булуын әйтә. «Боларын инде станок түгел, гади кулларым белән ясадым, – ди бабасы, сүзен дәвам итеп.
– Кышкы салкын көндә, җылы остаханәм әле булмаган вакытта, калайларны өй эченә алып кереп бөгә идем. Үз халкыбызның милли бизәкләрен төшерергә әбиең дә булышты миңа. Икәүләшеп, җырлый-җырлый яратып башкара идек бу эшне. Яраткан эш арытмый! Үзебезнең йортны матурлап бетергәч, башка кешеләр дә кызыксына башлады. «Безнең дә капканы шулай челтәрләп ясыйк әле, тәрәзәләребез елмайсын әле безнең дә», диделәр күрше-тирәләр. Аларга да күпме тәрәзә йөзлекләре ясаганмындыр инде».
Самир аны кызганып та куйды. Яргаланып, бинт белән уратып алынган әлеге куллар аның һич тынгы белмәс йөрәкле, сабыр, алтын куллы кеше икәнен күрсәтеп тора бит. Бабасының яратып әйтә торган мәкале дә бар: «Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс». Хак сүзләр! Самирның йөзендә бабасына карата тагын да горурлык хисләре балкый: «Мин дә киләчәктә аның кебек һөнәрле, алтын куллы оста булам», – ди ул эчтән генә елмаеп. Тик бу эшнең күпме төгәллек, үткенлек, үҗәтлек таләп итүен ул әле аңлап та бетерми.
Тәрәзәләр... Мәсгуть бабасының тәрәзәләре! Алардан күңелгә күчкән яктылык Самирны гомер буе җылытыр әле. Шул яктылык бабасы йортына килеп, әз генә торса да йөрәк түренә кереп оялый һәм озаграк йөргән, ераграк киткән саен, күңелендә кыңгырау булып чыңлый башлый. Әйтерсең лә, кире кайтырга чакыра. Минем һөнәремне үз ит, югалтма! – дия кебек алар.
Таң нурларына коенып уяныр өчен йокыга талган тәрәзәләр белән саубуллашып, Самир да күзләрен йома. Төшендә, серле төстәге яраннары белән үзенә дәшеп торган челтәрле бабасы тәрәзәләрен күреп, бәхетле елмая ул...
Самир Гарифуллин,
Норма урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев