МХО катнашучылары һәм аларның гаиләләре өчен социаль контракт төзүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керде
Яңалыклар «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында МХО катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәмне көчәйтүгә юнәлдерелгән
2026 елның 1 гыйнварыннан «Дәүләт социаль ярдәме турында» Федераль законга кертелгән үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер МХО катнашучылары шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеген оештыру өчен социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәмен гаиләнең уртача керемен бәяләмичә генә ала алачаклар.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында билгеләп үтүләренчә, МХО катнашучылары бу хокуктан бер тапкыр файдалана алачак. Шул ук вакытта түбәндәге шартлар үтәлергә тиеш:
— МХО катнашучысы хәрби хезмәттән азат ителгән яки контрактны тәмамлаган;
— билгеләнгән тәртиптә эшсез яки эш эзләүче дип танылган;
— «Ватанны саклаучылар» фонды тарафыннан бирелгән рекомендациясе бар.
Льгота шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеген оештыру өчен (ШЭ) социаль контракт төзегәндә генә гамәлдә һәм эш эзләү, шәхси ярдәмче хуҗалык (ШЯХ) һәм башка чаралар буенча төзелгән контрактларга кагылмый.
I яки II төркем инвалидлыгы булган МХО катнашучылары социаль контрактка хокуктан баш тартып, аны рәсми рәвештә эшсез яки эш эзләүче дип танылган хатыннарына тапшыра ала. Контракт шулай ук гаилә керемен исәпкә алмыйча һәм бары тик ШЭ ачу өчен генә төзелә.
Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, яңалыклар «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында МХО катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәмне көчәйтүгә юнәлдерелгән.
Искәртеп үтик, 2025 елда МХОдан кайткан 28 сугышчы, шулай ук МХО катнашучыларының гаилә әгъзалары булган 52 кеше социаль контракт төзегән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев