Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

«Наркотикларга юк» дибез! (фото)

Наркотикларга каршы көрәш айлыгы кысаларында «Наз» үзәге белгечләре «Романтик»та булып, «Наркотикларга юк» дигән дәрес үткәрделәр.

Социаль эшләр буенча белгеч Фирүзә Исхакова яшүсмерләр белән актив өслекле матдәләр буенча сөйләшүләр алып барса, социаль педагог Гөлшат Сәлахова организм өчен зарарлы матдәләрне куллануны кисәтүгә юнәлдерелгән тема буенча балаларның белемен тикшереп, тагын да күбрәк мәгълүматлар җиткерде.
Дәресләр вакытында катнашучыларның үзләренә дә буклет ясау тәкъдим ителде. Кызлар һәм малайлар төркемнәргә бүленеп, зур форматта буклет ясадылар. Әлеге эшләреннән ял итүчеләр үзләре дә, «Наз» белгечләре дә бик канәгать калдылар.
Гүзәл Фатыйхова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250