Нәтиҗәле хезмәт ияләре
Социаль яклау карамагында булганнар, авырып китеп, картаю, я булмаса тумыштан инвалид булганлыктан үз-үзләренә ярдәм итә алмаучыларны хәзер махсус хезмәткәрләр тәрбияләргә булыша
Алты яңа хезмәткәр
Ел башыннан социаль яклау бүлегендә яңа вазыйфа билгеләнде, ул тәрбия буенча ярдәмче дип атала. Социаль яклау карамагында булганнар, авырып китеп, картаю, я булмаса тумыштан инвалид булганлыктан үз-үзләренә ярдәм итә алмаучыларны хәзер махсус хезмәткәрләр тәрбияләргә булыша. Районда алты яңа хезмәткәр бар шундый (һәм бер шәфкать туташы). Шуның берсе — Мәдинә Марат кызы Шәмсетдинова.
— Федераль юнәлештә яңа вазифа-хезмәт ачтылар да, мин 9 гыйнвардан бирегә эшкә кердем, — дип сөйли Мәдинә Шәмсетдинова. — Башта укып кайттык, гаять тә яхшы итеп укыттылар, өйрәттеләр, белемне әйбәт бирделәр. Авыруны күтәргәндә, торгызганда үзеңне дә имгәтмәү кирәк бит. Техниканы белеп эшләсәң, үзеңә дә, авыруга да җайлы. Ничек итеп аралашырга, ничек контактка керергә, менә, мәсәлән, миңа зачет биргәндә телсезләр белән аралашуны ым, баш кагулар, төрле мимикалар белән сөйләргә туры килде. Ни генә эшләргә җыенсаң да, иң беренче аңлатырга кирәк. Мәсәлән, хәзер юынабыз, ашыйбыз, тырнакларны кисәбез... Иртәнге сәгать сигездән көндезге сәгать икегә кадәр ярдәмгә мохтаҗларны карыйм. Беренче ярдәм итүчем бистәдә яшәүче олы яшьләрдәге Сания апа иде, уразаның беренче көннәрендә мәрхүм булды, урыны җәннәттә булсын. Ул урын өстендә генә ята иде, памперсларын алыштырып, карап, чистартып тордым. Якыннары белән туганлашып беттем дисәң дә була. Хәзер исә шулай ук бистәдә яшәүче өлкән яшьтәге ялгыз Клара апаны карыйм. Аягын авырттырды ул. Өенең кайбер урыннарын ремонтлаттырдым, газ плитәсе бик тузган иде, туганнары анысын да яңаны алып кайтып бирде, идәнгә линолеум җәелде, хәзер юарга да җайлы. Алай итеп, болай итеп карамыйбызмы, ди торгач өйләре дә матураеп китте, үзләренең дә күңелләренә хуш килә. Эшемне яратам, бирегә килгәч кенә мин социаль яклау бүлегенең эше әйтеп-санап бетерерлек түгел икәнлеген белдем. Һәм без монда бөтенебез дә нәтиҗәле итеп эшлибез.
Ялгызлыкны тоймасын күңел
Социаль яклау бүлеге барлыкка килгәннән бирле биредә өйдә торып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге эшләп килә. Бүлекне Светлана Ганеева җитәкли. Әлеге бүлекнең йомшак күңелле, кеше хәленә керә белүче белгече, биредә яңарак кына эшли башлаган Рәзилә Фәрзетдинова белән сөйләшеп алдык.
— Әлеге бүлектә бер мөдир, ике белгеч — мин һәм озак еллар эшләүче Гүзәл Кәлимуллина, шулай ук эксперт-белгеч Гөлнара Хәбибрахманова эшли, — ди Рәзилә Наилевна. — Район буенча 250 кешегә хезмәт күрсәтәбез, 40 социаль хезмәткәребез бар. Безнең максат — ялгызларның тормышын күпмедер дәрәҗәдә булса да җиңеләйтү. Сугыш һәм тыл ветераннары, инвалидлар — нигездә безнең карамактагы кешеләр, аларны бер көн дә мавыктырмыйча тормыйбыз. Хезмәт терапиясе белән шөгыльләндерәбез, ачык һаваларда йөртәбез, Скандинавиячә йөрү адымнарын бик ошаталар, аларга китаплар укыйбыз, бергәләп гөлләр үстерәбез. Мин кадрлар буенча белгеч булып эшли идем, үз теләгем белән бирегә күчтем һәм ялгызларның тормыш-көнкүрешен җиңеләйтү өчен бар күңелемне биреп эшлим.
Социаль контракт
Социаль яклау бүлеге аз керемле, яисә эшсез райондашларыбызны эшкә кергәндә социаль контракт төзергә чакыра. Әгәр контракт төзесәң, дүрт ай буе хезмәт хакыңа өстәмә рәвештә акча аласың. Әлеге файдалы мөмкинлекне яңа уку елыннан эшкә кайткан яшь укытучылар да куллана ала. Армиядән кайтучылар, югары яки урта белем бирү йортларын тәмамлаучылар эш эзли икән, хезмәт һәм мәшгульлек үзәге яки социаль яклау бүлеге аша контракт төзеп, әлеге дәүләт ярдәмен алу мөмкинлегенә ия булалар. Ул дүрт ай буена ай саен 16 мең 430 сум күләмендә түләнә. Тулырак 2-40-60, 2-44-78, 2-65-05 телефон номерлары аша белешә аласыз. Мөмкинлекләр программасы дип атала ул.
Илшат Дәминов, мәсәлән, социаль яклау бүлегенә шофер кирәк-леген белгәч, эш сорап үзе килгән. Аңа әлеге социаль контрактны тәкъдим иткәннәр, Илшат бик теләп риза булган, өстәмә акча берәүгә дә артык түгел. Апрельдә эшкә кергән булса, июль аен да кертеп ул бу ярдәмне алачак.
— 7 апрельдә социаль контракт нигезендә шофер булып эшкә урнаштым, — дип сөйли Илшат Илдусович. — Җитәкчене Казанга алып барып-кайту, социаль хезмәткәрләр белән авылларга рейдларга чыгу, участок табибын Чепьядагы «Наз» тернәкләндерү үзәгенә алып бару — төп вазыйфама нигездә шушылар керә.
Машина төзек, моның өчен миңа кадәр эшләгән шоферларга афәрин диясем килә. Аның берсе — Игорь Прокопьев, кызганыч, әле күптән түгел генә махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булды, җәсаден алып кайтып җирләделәр, искә алуыбыз рухына дога булып барып ирешсен. Машинаны ялт иттереп тоткан ил батырына рәхмәт, яңа машина шушылай камил сакланса, аңарда эшләве дә рәхәт.
Илшат социаль яклау бүлегенә ят кеше түгел, физик мөмкинлеге чикле бала тәрбияләгәнлектән, бүлектәге әтиләр сафында да тора ул. Шуңа аны «безнең кеше, безнең әти», диләр.
Дәвамы бар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев