Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

«Наз» үзәгендә «Матурлык минем кулларда» мастер-классы узды

Мастер-класс кысаларында әзерләнгән композицияләр грант тәмамланганнан соң хәйрия ярминкәсенә куелачак

«Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен кулдан эшләнгән сабыннан флористика буенча «Матурлык минем кулларда» мастер-классы узды.

Яшь осталар сабын кайнату нигезләре, эш тәртибе белән таныштылар, үз куллары белән, сабынның гадәти нигезеннән төрле формадагы, төсле һәм исле чәчәкләр ясадылар, ә соңыннан инде бергәләп кашпода чәчәк композициясе җыеп куйдылар.

Флористика буенча мастер-класста балалар еш кына төркемдә эшлиләр: алар материаллар белән уртаклашырга, бер-берсенә ярдәм итәргә һәм үз идеяләре турында фикер алышырга өйрәнәләр. Бу коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә һәм коллективта эшли белүгә ярдәм итә.

Мастер-класс кысаларында әзерләнгән композицияләр грант тәмамланганнан соң хәйрия ярминкәсенә куелачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев