“Нишләп баламны имезергә алып килмисез?”
Әнием мине бик авыр тапкан. Гәрчә, инде икенче баласы булсам да. Озак интеккән ул.
Шушы газаплы көнне кайчак хәзер дә исенә төшерә әни: «Бәбидән котылгач та, палаталарда урын юк дип, мине коридорга чыгарып салдылар. Хәлем авырайганнан авырая. Янымнан узып баручы табиб, минем агарган йөземне күреп, яныма туктады да: «Хәлең ничек?» — дип сорады. Мин: «Астым никтер юеш», — дип көчкә җавап бирдем. Ул юрганымны ачып җибәрде дә: «Вәлиуллинаны хәзер үк реанимациягә!» — дип кычкырды. Мине реанимациягә алып киттеләр. Кан күп югалту сәбәпле, яңа кан салырга кирәк, диделәр. Карточкамнан карап миңа өченче төркем кан сала башладылар. Яңадан хәлем авырайды. Баксаң, хатын-кызлар консультациясендә анализымны берәүнеке белән бутаганнар, икенче урынына өченче төркем дип язып куйганнар. Ярый әле табиблар бик белемле кешеләр булып чыкты, алар мине бу юлы да үлемнән алып калдылар...
Әзрәк хәл кергәч: «Нишләп баламны имезергә алып килмисез?» — дип шәфкать туташларына бәйләнә башладым. «Иртә әле», — диде алар. Күңелемә борчу керде. Бик ялына торгач, ниһаять, сине алып килделәр. Биләүне ачып җибәрсәм, тәнеңдә кара янган урыннар күп икәнне күреп котым алынды. Балалар табибыннан бу хакта сорагач, ул сине бик озак һәм авыр тапканга шулай булганын, әмма эчке әгъзаларыңа зыян килмәвен аңлатты, барысы да әйбәт булачак, дип мине тынычландырды... Чынлап та, сау-сәламәт, тупырдап тора торган бала булып үстең син, кызым.
Әниемнең яшь чагын бик әйбәт хәтерлим. Без ул вакытта Чаллы шәһәрендә яши идек. Әле дә истә: чәчләрен бөдрәләткән, аягына биек үкчәле туфли кигән, өстендә соңгы мода буенча тегелгән плащ, кыскасы, искиткеч көяз, матур әнием мине кулымнан җитәкләп кибеткә бара. Аның үкчәләре асфальтка тиеп шакылдый. Шул вакытта: «Эх, үскәч минем дә әнием кебек матур, көяз буласым, биек үкчәле түфлиләр киеп йөрисем килә!» — дип хыялланып куйдым мин...
Яңа елда үткәрелә торган бал-маскарадларга безгә нинди генә костюмнар тегеп кидерми иде әнием! Эштән кайткач, йокламыйча төне буе тегеп утыра иде. Гомумән, кул эшләренә бик оста булды ул. Ниләр генә тегеп һәм бәйләп кидермәде безгә әнием. Яңа ел төнендә исә, Кыш бабайдан дигән булып, чыршы төбенә бүләкләр яшерә иде. Икенче көнне шул бүләкләрне тапкач, абый белән безнең сөенгәнебезне күрсәгез! Без йоклаганда чынлап та Кыш бабай килгән дә, безгә бүләкләр калдырып киткән, дип ышана идек. Бала чагыбызны тылсымлы әкияткә әверелдергәнең өчен, зур рәхмәт сиңа, әнием!
Илдә болгавыр чорлар башлангач, әтием, авылга кайтырга кирәк, дигән карарга килде. Әнием башта ризалашмады, карышып маташты. Күпме авырлыклар белән сатып алынган фатирны, яраткан эшен, туганнарын ташлап, каената-каенана янына кайтасы килмәде әлбәттә аның. Тик әтием ялына торгач, әниемне күндерде. Шулай итеп язмыш җиле безне Чирмешән районындагы Утыз Имән дигән әтиемнең туып-үскән авылына кайтарып ташлады...
Авылда тормыш бөтенләй икенче иде. Ике яклы кечкенә йорт, өйне мич ягып җылытасы, өйгә суны ташыйсы, асфальт юк, колакка кадәр батып саз сөреп йөрисе... Әйтерсең лә, борынгы заманга әйләнеп кайттык. Барлык уңайлыклары булган шәһәр фатирыннан соң, миңа авылдагы тормыш коточкыч булып тоелды. Җырларда җырлана торган бернинди дә романтик хисләр кичермәдем мин әби белән бабай янына кайткач. Шәһәр тормышын, андагы сыйныфташларымны сагындым. Әмма иң авыры әнигә булды. Аягындагы биек үкчәле түфлиләрен галошка алыштырырга туры килде, куе, матур бөдрә чәчләре яулык астына керде. Әнием җилкәсенә бик күп эш өелде. Һөнәре буенча пешекче булганга, аны колхоз ашханәсенә эшкә билгеләделәр. Ярдәмче итеп янына бер олы апаны урнаштырдылар. Икәүләп йөздән артык кешегә ашарга пешерә иде алар. Ярдәмчесе олырак яшьтә булганга, күпчелек эшне әниемә башкарырга туры килде. Мин мәктәптән соң аның янына бара идем. Пешекчеләрнең нинди авыр хезмәт башкарганын шунда аңладым мин. Кеп-кечкенә гәүдәле әниемнең шулпасы кайнап торган 20шәр литрлы кәстрүлләрне күтәргәннәре әле дә күз алдымда тора. Ул вакытта газиземне кызганып йөрәгем өзгәләнә иде...
Эштән кайткач та ял булмады аңа. Каенаналы-каенаталы йорт, мал-туар тулы хуҗалык. Терлеген карарга, сыерны саварга, бакчасында казынырга, керләрне юарга, мунчаны ягарга, өйләрне җыярга кирәк. Кер дигәннән, без кайтканда авылдагы өйләргә су кермәгән, шуңа да хатын-кызлар керләрне урамдагы колонкалар янына алып чыгып чайкыйлар иде. Әниемнең суык кыш көннәрендә урамда кар көртләре эчендә кер чайкавын әле дә хәтерлим...
Тора-бара әти-әнием зур тырышлык һәм мең газап белән йорт салып чыктылар. Авылыбызда да иң зур, матур йорт булды ул. Аннан сарай, мунча, башка төр каралты-куралар төзеделәр, күп итеп терлек-туар, кош-корт асрый башладылар. Тормышыбыз түгәрәкләнеп китте. Бу вакытта күмәк хуҗалыклар таркалды, колхоз ашханәсе ябылды, әнием балалар бакчасына пешекче булып урнашты. Аның пешергәнен сабыйлар шулкадәр яратып ашыйлар иде ки, хәтта өйгә кайткач, әниләренә: «Син Гөлнур апа кебек тәмле итеп пешерә белмисең», — дия торган булганнар.
Гаҗәеп уңган булуыннан тыш, бик тә матурлыкны яратканга, өйнең эчен дә, тышын да гел бизәргә тырышты, төзекләндерде, өйдә күпләп гөлләр үстерде, бакчабызны чәчәкләргә күмде әнием. Әлеге матурлыкны күрергә дип, хәтта район гәҗитеннән журналистлар да килде. Әниемнең исеме дә Гөлнур бит. Исеме җисеменә туры килә. Гөлләр дигәннән, әниемнең кулы бик җиңел. Ул нәрсә утыртса да, шул гөрләп үсеп китә. Кайбер апалар гөлләре үсмәсә: «Гөлнурдан капшатырга кирәк, шуннан үсеп китәчәк», — дип шаярталар. Ә бер вакытны исә бөтенләй дә могҗизага тиң хәл булды.
Авыл мәктәбендә укый башлагач та, мине сыйныфташ кызлар озак вакыт үз итмәделәр. Шәһәр кызы, имеш. Өстәвенә, әти-әнием мине гел курчак кебек матур итеп киендерделәр, шуңа да көнләшкән булганнардыр инде. Бервакыт тәнәфестә ничектер бакча турында сүз кереп китте. Без бер-беребездән узыша-узыша бакчаларыбызда нинди яшелчә, җиләк-җимешләр үсүен санарга тотындык. Шуннан бер сыйныфташ кыз бакчаларында кызыл карлыган куагы булганлыгы турында әйтте. Безнең бакчада әллә нинди җиләк-җимешләр үссә дә, нәкъ менә кызыл карлыган юк иде. Мин әлеге кыздан куакның үсентесен алып килүен үтендем. Икенче көнне ул миңа бер ботак тотып килде. Апрель ае, әле агач-куакларда яфраклар шытмаган вакыт. Әнием карлыган ботагын бакчаның бер почмагына утыртты. Шул елны ук ботак үсеп, нәни куакка әверелде һәм җиләк бирде. Көз көне мәктәпкә баргач, моны сыйныфташ кызларыма сөйләдем. Ботакны биргән кызның күзе маңгаена менде, әлеге хәлгә нык шаккатты ул. Алар янәшәсендә яшәгән икенче сыйныфташымнан: «Бу шулкадәр шаккаттырлык хәл мени соң?» — дип сорадым. Ул исә: «Аларның кызыл карлыган куагы күптән корыган иде инде, әллә кайчан ботарлап атарга җыеналар иде, тик ул һаман шунда тора бирә», — дип, мине гаҗәпкә калдырды...
Мәрхәмәт тулы йөрәкле кеше булганына күрә дә, шулкадәр җиңел куллыдыр ул минем әнием. Ярдәм сорап килгән кешеләрне бервакытта да кире борып җибәрмәде, хәленнән килгәнчә булышырга тырышты, йортыбызга килеп кергән кешеләрне һәрчак ачык йөз белән каршы алды. Төрле чаклары булса да, әби белән бабайга ачу сакламады, аларга гел «әти», «әни» дип хөрмәт белән эндәште. Аерым яши башлагач та, мунчасыннан калдырмады, керләрен алып кайтып юды, тәмле нигъмәтләре белән сыйлады. Әби белән бабай урын өстенә калгач та, аларны карады, вафатларыннан соң бөтен йолаларын үтәп, матур итеп олы юлга озатты, Коръән мәҗлесләрен үткәрде. Хәзер дә аларның кабер өсләренә матур чәчәкләр утыртып, гел шуларны карап тора. Бигрәк олы җанлы син, әнием!..
Әмма боларның барысыннан да бигрәк, әни без — балалары өчен дөнья йөзендә дә иң кайгыртучан, назлы, зирәк ана булды һәм бүгенге көндә дә шулай. Абыем белән мин — әниебез өчен тормыш мәгънәсе. Аның алган һәр сулышы безнең өчен. Нинди генә авыр вакытлары булса да, безгә һәрчак бары үзе әзерләгән хәләл ризыклар гына ашатты, абый белән миңа кибет пилмәне, сосиски ише нәрсәләрне авыз иттермәде. Һәрчак өстебезне чиста-пөхтә йөртте, кечкенәдән хезмәт сөяргә өйрәтеп үстерде. Үзенең күңеле саф, пакъ булганга, безне дә мәрхәмәтле, намуслы, тәүфыйклы итеп тәрбияләде. Мин әниемә барысы, барысы өчен дә чиксез рәхмәтле!
Бүгенге көндә исә ул бәхетле әни генә түгел, ә бик тә сөекле дәү әни дә! Улларыбыз: «Әти-әни, сезгә караганда да дәү әнине катырак яратабыз», — диләр. Чөнки дәү әниләре оныклары өчен утка да, суга да керергә, җанын ярып бирергә дә әзер. Ә балалар чын мәхәббәтне, чын яратуны бик әйбәт тоялар.
Гөлназ Фәхретдинова.
Казан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев