3 ноябрьдә эш вакыты 1 сәгатькә кыскарачак.
4 һәм 6 ноябрь эшләми торган бәйрәм көннәре булачак. 6 ноябрь якшәмбегә туры килсә дә, ял көне дүшәмбегә күчерелми.
«Татарстан Республикасында ял көннәре һәм бәйрәм көннәре туры килсә, ял көннәренә өстәмә ял көне бирелми«, — диелә «Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында»гы законда.
Шулай итеп, татарстанлылар 3 көн - 4,5,6 ноябрь көннәрендә ял итәчәк. 3 ноябрьдә эш вакыты 1 сәгатькә кыскарачак.
Нет комментариев