Җәмгыять

Ноябрьдә өч көнлек эш атнасы көтә

2026 елның ноябре Татарстан халкына елдагы иң кыска эш атнасын бүләк итәчәк. Биш көнлек график буенча эшләүчеләр бары тик өч кенә көн эшкә чыгарга тиеш булачак, шуларның ике көне кыскартылган булачак

2–8 ноябрь аралыгы аеруча ял көннәренә бай булачак. Татарстанлылар 2, 3 һәм 5 ноябрьдә эшкә чыгачак. 3нче ноябрь эш көне бер сәгатькә кыска булачак, чөнки ул 4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Халыклар бердәмлеге көне алдыннан киләчәк.

6 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Татарстан Республикасы Конституциясе көне алдыннан 5 ноябрь эш көне дә бер сәгатькә кыскартылачак. Аннан соң 7нче 1әм 8 нче ноябрь – шимбә һәм якшәмбе – ял көннәре булачак.

Шулай итеп, татарстанлыларга эш көннәре булырга мөмкин булган биш календарь көннең бары тик өчесендә генә эшләргә туры киләчәк.

Вечерняя Казань

 


Нет комментариев