Нөнәгәр авылында матур йола үткән
Әрәпә җыю бит ул элек-электәннән килгән татар халкының матур йоласы
Әрәпә җыю бит ул элек-электәннән килгән татар халкының матур йоласы. Бездә авылыбыз көче белән үткәрелә торган авыл жыенына Нөнәгәр авылында әрәпә җыйдык.
Әрәпә җыю күренешен карарга кунаклар кайткан иде. Татарстан Республикасынын дәүләт эшлеклесе Ратникова Римма Атласовна гаиләсе белән, ТР Дәүләт советы депутаты ярдәмчесе Тарасова Надежда Сергеевна һәм башка туганнар, авылдашлар, якташлар, дуслар җыелды бу көнне. Авыл яши, әле үзлегеннән бәйрәм оештыра, авыл халкына, җитәкчеләргә рәхмәт әйтәсе килә.
Борынгы гореф - гадәтләр акырынлап заманча белән тулылана, атны җигеп, ат белән янәшә балалар сәпидләр, мопедлар белән тулыландырды әрәпә җыючыларны.
Һәр өй кешесе белән күрешеп, хәл сорашулар күңелгә рәхәтлек бирә. Олы яшьтәге апалар рәхмәт әйтеп кала. Аларның да яшь вакытларында әрәпә җыю мизгелләре белән урташлаштык. Авыр, ачлык заманнарында да әрәпә җыйдык дип сөйли алар. Хәзерге буын яшьләренә элекедән калган бу йоланы саклап калырга гына кала.
Безнең әби, бабайлардан калган йолаларны югалтмаска, сакларга кирәк.
Әрәпә дип авылыбыз урамнары буйлап кычкырган тавышка һәр йорт хуҗасы капка төбенә чыгып каршы алды безне. Һәр урам бик матур итеп әзерләнгән. Безнең арада ак әбиләрнең булуы гына да ни тора! Түбән, югары оч ак яулыклы әбиләре бәйрәмгә ямь генә өстәде.
Әрәпәчеләрне, килгән кунакларны ипи, тоз, чәк - чәк белән каршы алу бик күңелле мизгел. Хөрмәт итү дигән сүз.
Шигырь, җыр, татар биюләренә үрелеп барды безнең чарабыз.
Кич белән авыл уртасына бар халык җыелып Әрәпә җыю бәйрәме оештырдык. Олысы, яше, карты килгән иде. Кунаклар, авыл халкын яңа пешкән коймак, самавыр чәйләре белән сыйладылар урам кешеләре.
Авылыбыз үзешчәннәре җырларын бүләк иттеләр. Килгән кунаклар рәхмәтләрен әйтеп киттеләр.
Безнең матур тормышыбыз өчен үз гомерләрен кызганмый яу кырындагы якташларыбызга рәхмәт әйтеп, тынычлык күгәрченен очырдык.
Бу бәйрәм авыл көне алдыннан һәр кешегә күтәренке кәеф, яшәү дәрте өстәде минемчә.
Авыл кешеләре шул без, барыбыз да бер туганнар кебек, ачык йөзле, юмарт, тырыш, гади, бердәм халык яши Нөнәгәрдә.
Алдагы көннәрдә дә күңелләргә якты хисләр булсын, киләчәккә өмет , ышаныч арттсын, илебезгә тынычлык иңсен.
Һәр катнашучыларга олы рәхмәт, бергә булганда гына мондый бәйрәмнәр күркәм үтә.
Золфидэ Тлякова, Нонэгэр авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев