Газыйм бабайны һәм аның җәмәгате Заһидә әбине хәтерлим әле. Алар 9 бала тәрбияләп үстерделәр. Төп нигезне Һашим абый саклады. Ул колхозда механизатор булып эшләде һәм балта остасы иде.
Сугыштан соңгы елларда бик күп авылдашларга өй салып калдырды, игелек күрсәтте. Кызганыч, кыска гомерле булды. Ул бакыйлыкка күчкәндә олы улы Гомәр мәктәп партасы артыннан чыкмаган иде әле. Әти кеше үзенең дүрт улына да һөнәр орлыкларын салып калдырган.
Берсеннән-берсе тырыш дүрт малай авылдашлар күз алдында әниләре Разия апа тәрбиясендә үстеләр. Дүртесе дә армиядә хезмәт итеп кайтты, һөнәр үзләштерделәр. Дүртесе дә бик матур гаилә корып, бер урамда берсеннән-берсе матур, күз явын алырлык яңа йортлар җиткереп чыктылар. Ир-егетләр бер-берсенә ярдәмләшеп, бердәм булып, авылдагы иң күркәм, тату һәм үрнәк гаиләләр булып гомер итәләр. Хәзер инде балалары үсеп җитеп, берәм-берәм үзләре тормыш кора. Күз алдында тәгәрәшеп үскән малайлар бабайларга әверелә башлады. Һашим абый белән Разия апага «жимешләренең» тормышын күрсәтергә иде. Хәер, мәрхүмнәр балаларының, оныкларының гамәлләрен ахирәттә дә сизеп, тоеп яталар диләр. Шулай булсын.
Гомәр белән Лира
Гомәр - агач һәм тимер эшләре остасы. Лаеклы ялга чыкканчы мәктәп остаханәсендә хезмәт куйды, малайларны һөнәргә һәм әхлак кагыйдәләренә өйрәтте. Авылыбызда мәчет төзелгәч, озак еллар дәвамында имам хезмәтен башкарган Гарифулла бабайдан һәм башка авылдашлардан дин гыйлемен өйрәнеп, имамлык хезмәтен дәвам итәргә алынды. Монда бабасы Газыйм бабайның дини карт булуы да роль уйнагандыр. Дин юлына тартылу нәселдән дә киләдер. Әби-бабайлар динебезгә бервакытта да битараф булмаган. Бүген Түнтәрдә яшәүче Газыймовлар нәселе Шаһимәрдән Үтәгәновның дәвамчылары. Ә тарихи язмаларда Шаһимәрдән Үтәгәновның "Хөсәения" мәдрәсәсенең беренче мөдәррисе һәм мөгаллиме булганлыгы искә алына. Ул Түнтәрдә туган, авылда мәдрәсә тәмамлагач, Бохарада укыган, аннары Оренбургта яшәгән, 1905 елда Оренбургның танылган миллионеры, "Хөсәения" мәдрәсәсен тотучы Әхмәт бай Хөсәеновның мирас документына да, шаһит буларак, ул да кул куйган.
Гомәр белән Лираның ике улы да әтисе һөнәрен сайлады. Олысы Заһир Казанда мәдрәсә тәмамлап, Карадуган авылында имам хезмәтен башкара. Өйләнде, игез балалары туды. Имамлык вазыйфасы башкарып кына гаиләне җитәкләү мөмкин түгел, шуңа гаилә башлыгы яшь атлар үстерү эшенә дә кереште. Гомәр белән Лираның икенче уллары Заһид һөнәр колледжын тәмамлап, калада төзүче булып эшли. Ә кызлары Зөһрә хәзер мәктәпне тәмамлау алдында.
Илдар белән Чулпан
Илдар мәктәптә укыганда ук фотога төшерү белән кызыксынды, армиягә киткәнче хәтта профессиональ фотограф булып та эшләп алды. Дөнья күреп кайтканнан соң: "Юк, бу минем һөнәр түгел икән", - дип, төзүче һөнәрен сайлады. Колхозда электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы булып эшли башлады. Хәзер аның шәхси остаханәсе искиткеч. Анда нинди генә станоклар һәм эш кораллары юк (рәсемнәргә күз салыгыз)!
- Менә бу станок теләсә нинди профильне тиешле почмак ясап кисәргә булыша, - ди Илдар, - коттеджлар төзегәндә икенче катка баскычлар эшләү өчен ул алыштыргысыз ярдәмче. Мондый операцияне болгарка белән төгәл эшләү мөмкин түгел.
- Син нигез корган урында революциягә кадәр Түнтәрнең танылган эшмәкәре Исхак бай яшәгән. Металл эзләгеч белән эзләп караганың юкмы? - дим аңа. - Бәлки кайдадыр ниндидер хәзинә сакланадыр, табарсың. Үз ихатаң мәйданында андый эзләнүләр алып барырга кануннар каршы килми.
- Әйе, табылгалый андый хәзинә, әмма аны табу өчен менә бу эш өстәле артында шактый озак казынырга, тимердән кызган тир акканчы эшләргә кирәк, - дип елмаеп җавап тота әңгәмәдәшем.
Тимердән Илдар ясаган челтәрле капка-коймалар, диван-эскәмияләр, чардуганнар һәм башка җиһазлар чын сәнгать әсәре булырдай. Ун еллар элек үк, ул авылда беренчеләрдән булып, бакчасында фонтан һәм ял итү корылмалары төзеп куйды. Ул гел эзләнүдә, яңалык эзләп табып, үзенчә иҗат итүдә. Башка һөнәрчеләр иҗатын өйрәнә, аннары үзенчә эшләргә омтыла. Моннан шактый еллар элек аның машинасына утырып Яшел Үзән шәһәренә барган идем. Шәһәрнең бер урамында ул кинәт автомобилен туктатты. Тимердән бизәкләп эшләнгән үзгә төр капка-койма күргән икән. Җитез генә рульдән төште һәм кесәсеннән фотоаппарат алып, теге гүзәллекне кадр итеп хәтергә салып куйды. Юк, кабатламый ул аны, яңалыкның кайбер элементларын гына файдалана. Аның кулында һәрбер металл кисәге һәм төсле калай оста теләгән рәвешкә керә. Аның хезмәте авылны бизи һәм бик күпләргә шатлык китерә, хозурлык өсти.
Илдар да җәмәгате Чулпан белән "әби-бабай" булдылар. Олы уллары өйләнде, кызлары тормышка чыкты, гаиләне оныклар белән куандырдылар. Кече уллары Аяз да үсеп җитте, быел урта мәктәпне тәмамлады.
Хәйдәр белән Сөмбел, Илһам белән Зөлфирә
Хәйдәр мәктәптә укыганда телдән математик исәпләүләргә бик оста иде. Әмма ул күңеленә электрик һөнәрен якын итте һәм менә күп еллардан бирле күмәк хуҗалыкның бөтен электр агрегатлары аның карамагында. Берүк вакытта механизатор һөнәрен дә үзләштерде, шәхси хуҗалыгында тракторы һәм аңа төрле тагылма җиһазлар бар. Моның өстенә Хәйдәр авылыбызның иң оста умартачыларының берсе дә.
Булганнан бар да була диләр, нинди генә эшкә тотынса да, Хәйдәребезнең кулыннан килә. Хатыны Сөмбел балалар бакчасында тәрбияче. Бу гаиләдә ике кыз бала тәрбияләнеп үсте. Хәзер олысының үз гаиләсе бар.
Газыймовларның кече энекәшләре Илһам һәрвакыт шат күңелле. Янына йомыш белән кем генә килмәсен, берәүне дә кире бормый, ярдәм итәргә омтыла. Ул шәхси йортларга җылылык торбалары сузу, су кертү остасы, заказ буенча тимердән теләсә-нинди җиһаз ясап бирә. Хуҗалыкларда газ мичләре алмаштырырга кирәкме, тимердән мунча мичләре ясатыргамы, авыл халкы Илһамга гына мөрәҗәгать итә. Һөнәре буенча газ мичләре операторы буларак, ул кыш буе мәктәп котельныенда хезмәт куя. Мәктәп һәм балалар бакчасы урнашкан бинаны һәрвакыт җылыда тота. Хатыны Зөлфирә дә бик уңган, терлекчелектә эшли. Бу гаиләдә өч егет үсеп килә. Әлегә алар мәктәптә укыйлар. Хәзердән үк гаиләдә әти-әниләренә таяныч булып үсәләр, әтиләренең һөнәрен үзләштерергә омтылалар.
"Авылда эш юк, яшәргә авыр", - дип шәһәргә омтылучылар бар. Анда да беркемгә дә "оҗмах" хәзерләп куелмаган. Һөнәре булганнар, эш сөйгәннәр авылда да бик матур яшиләр. Туганнар белән үзара дус-тату, бердәм булып яшәгәннәргә икеләтә җиңел. Газыймовларда әлеге бердәмлекнең башында иң олы туганнары Гомәр хәзрәт тора. Энекәшләр абыйларының киңәшен "саф алтын" итеп тоялар. Килендәшләр дә бик уңган һәм үзара тату тормыш алып баралар. Бердәмлек тау күчерә диләр.
Рәфхәт ЗАРИПОВ. Балтач районы, Түнтәр авылы.
Нет комментариев