«Олуг Норма авылы» китабы — тарихи ядкарь
Китапны еллар буе укып, өйрәнеп, данлы үткәнебезне һәрдаим барлап яшәсәк иде
6 февраль көнне Норма авылы мәдәният йортында күптән түгел дөнья күргән «Олуг Норма авылы» китабын халыкка тәкъдир итү кичәсе булды. Авыл халкы өчен бу көн, чын мәгънәсендә бәйрәмгә әверелде. Биредә килүчеләрне ишегалдында табада пешкән кайнар мич коймаклары белән каршы алдылар. Ә фойеда урнашкан Гөлсем Миннебаева төзегән дистәләгән шәҗәрәләр, тарихи зур фотоальбомнар, райондашларыбыз иҗатын чагылдырган китап күргәзмәләре, кул эшләнмәләре килгән кунакларда зур кызыксыну уятты.
Әйе, Норма авылы тарихи вакыйгаларга, күренекле шәхесләргә бай авыл. Соңгы елларда авылыбызның данлы үткәнен барлау, тарихыбызны торгызу юнәлешендә искиткеч күләмле зур эшләр башкарылган. Ике өлештән торучы бу китапларда Норма авылы тормышының үткәненнән алып бүгенгесенә кадәр булган тормышы чагылган, авылның бик күп истәлекләрен үз эченә алган.
Китапның төзүче авторлары: мәгариф ветераны Фәридә Фәрит кызы Мөҗипова белән авылның фельдшеры булып эшләгән Фоадия Морат кызы Газизова һәм Түнтәр авылының мактаулы мәгариф ветераны, галим, бик күп китаплар авторы, тарихчы Рәфхәт Шәкүр улы Зарипов.
«2017 елда Кариле авылы китабы басылып чыкты. Шуннан соң Гөлсем Әдһәм кызы Миннебаеваның „Әйдәгез, Норма авылы китабын да булдырырга кирәк!“, дигән тәкъдиме белән 2018нче елда авыл халкыннан мәгълүматлар җыю башланып китте», дип белдерде китапның авторы Фәридә Мөҗипова. Бу турыда ул, «Эшне оештыруны авыл активы белән җыелып киңәшләштек, һәр өйдән тарихи истәлекләрне барлау өчен җаваплы кешеләр билгеләдек. Авылыбыз зур булганлыктан, оешмалар да күп, һәрберсендә булып, аларның эшчәнлекләрен дә яктыртырга тырыштык. Бигрәк тә китапханә, клуб, балалар бакчалары, мәктәп (музей җитәкчесе Зәкиева Г. Р.) белән актив эшләдек. Авыл тарихын ачык-лауда өлкән буын вәкилләре Исхаков Мөхәрләм, Әхмәтов Разил, Нигъмәтуллин Рәфкать абыйлар, Хаҗиева Нәкыя, Сәлахова Мәдехия, Галиева Зөлхәбирә, Кәлимуллина Лена, Шәрәфетдинова Алсу, Хәлимова Мәдинә, Хәбибуллина Розалия, Аитова Роза апаларның онытылмас хатирәләренә таянып эшләдек. Рәхмәтләребезнең иң олысын — Түнтәр авылында яшәүче мәгариф ветераны, тирән белемле, „Олуг Норма авылы“ китабын типография таләпләренә туры китереп эзерләп бирүче, киң күңелле Рәфхәт Шәкүр улы Зариповка һәм ярдәмчебез, архив материалларын туплауда бик нык ярдәм иткән авылдашыбыз, мәгариф ветераны Гөлсем Әдһәм кызы Миннебаевага җиткерәбез», диде.
Китапның икенче авторы, әнием — Фоадия Газизова: «Мин 36 ел шушы җирлектә медицина хезмәткәре, фельдшер булып эшләп лаеклы ялга чыктым. Һәркемгә гомерем буе игътибарлы һәм ихтирамлы булырга тырыштым. Авылымның һәр кешесен, һәр гаиләне, туган балаларны танып беләм. Авылыбызда озак еллар бергә тигез гомер иткән, алтын туйларын билгеләп үткән парлылар, күп балалы гаиләләр, игезәкләр бик күп. Аларны да тарих китабы битләрендә калдырырга тырыштык. Икенче китапка архив материаллары тупланды. Әлеге тарихи документларны табып бирүдә ярдәм иткән район ЗАГС бүлеге мөдире Зөһрә Әхмәтхановага һәм шулай ук китап языла башлаган көннәрдән алып шәхси шоферыбызга әверелгән авылдашыбыз Мансур абый Мөҗиповка рәхмәтлебез. Безнең хезмәтне аңлап, безгә терәк булган гаиләләребезгә, балаларыбызга да рәхмәт белдерәбез. Һәркемгә эшләрендә һәм тормышларында уңышлар телибез», дип күңелендәге хисләрен белдерде.
Китапны төзүче Рәфхәт Зарипов үз чыгышында «Хөрмәтле авылдашлар! Минем дә сезгә шулай дип дәшәргә тулы хакым бар, дип саныйм. Чөнки 4 ел дәверендә Норма авылы тарихы, халкының үткәне һәм бүгенгесе белән бик якыннан таныштым. Китапка мәгълүматлар туплау, урнаштыру, 3 меңнән артык фото гына килде, аларны тиешенчә китап битләренә салу, һәр җөмләне күздән кичерү, төрле тарихи фактларны барлау, авыл халкының үткәнен, ачы язмышларны үз күңелем аша кичердем. Шуңа да һәркайсыгыз якын миңа!», дип мәрәҗәгать итте. «Китапның икенче өлешендә архив мәгълүматлары, тарихи фактлар — „Документлар. Үзегезнең нәселегезне барлагыз!“ дип аталды. Монда һәр гаилә үзенең нәсел шәҗәрәсен төзи алырлык бик бай мәгълүматлар тупланды», дип искәртте ветеран язучы.
Бәйрәм тантанасында җөмһүриятебезнең башкаласыннан килгән абруйлы кунаклар булуы, Норма һәм Кариле халкы, мәктәп коллективы, җирлектәге оешма-предприятиеләрнең җитәкчеләре янәшәсендә күрше-тирә авыллардан килгән туганнарның, шушында туып-үсеп читтә яшәүче, ераклардан кайткан авылдашларның сагынышып күрешүләрен күрү үзгә бер рәхәтлек өстәде.
Норма урта мәктәбе директоры Ләйсән Гатауллина «Авыл тарихын чагылдырган бу ике китап — әйтеп, бәяләп бетермәслек зур титаник хезмәт! Йөз елдан бүген залда утырган, әлеге тарихи мизгелләрнең шаһите булган тамашачылар инде булмас... Ә китап — кала, ул — гомерлек, тарих — мәңгелек! Китап — гасырларны, үткән белән киләчәк буыннарны тоташтыручы күпер ул!» дип, үзенең матур фикерен җиткерде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов үз чыгышын әлеге җирлек турында җылы фикерләрдән башлады: «Норма авыл җирлеге районда үрнәк булып тора. Биредә эшкә тырыш, хезмәт сөючән, спортка, сәнгатькә, мәдәнияткә гашыйк, үзенең үткәненә битараф булмаган халык яши. Шушы җирлектә туып-үсеп, гомер иткән Фәридә ханым белән Фоадия ханымның нинди зур эшкә алынып, мәгариф ветераны Рәфхәт Шәкүр улын да җәлеп итеп, авыл тарихын туплап, китап чыгаруы зур хөрмәткә, олы мактауга лаек. Сезнең хезмәтегез — буыннар чылбырын тоташтыручы тере ядкарь!» дип китапны бастыруда өлеше кергән һәркемгә рәхмәтен белдереп, югары бәя бирде.
Кичә бик җылы атмосферада китапка бәяләмә бирелеп алып барылды. Сәхнәдә китапка өлеше кергән авылдашларның чыгышлары, китап битләреннән аеруча гыйбрәтле вакыйгалардан өзекләр дә яңгырады. Авыл үзешчәннәренең моңлы җырлары, Норма мәктәбе укучыларының дәртле биюләре, Фоадия Газизованың «Туган авылым — Норма» шигыренә танылган композитор Альфред Якшимбетов көе белән яңгыраган җыр күңелләрне айкады. Бу чарада һәр музыкаль чыгыш җирлек халкының мәдәнияткә, туган җиренә мәхәббәтен чагылдырды. Кичәне алып баручы китапханәче Лилия Шәйхетдинова белән сәнгать җитәкчесе Гүзәл Мифтахова үз эшләренең остасы булуларын тагын бер кат расладылар.
Язмамны Норма авыл җирлеге башлыгы Радик Наил улы Шәрипҗановның чыгышындагы сүзләр белән тәмамлыйсым килә. «Норма — китап язарлык бай тарихлы, борынгы авыл. Норма авылында 355 хуҗалык теркәлгән, 1573 кеше исәптә.
Авылдашларым файдалы, изге эшләр башкарып, дус-тату булып, бердәм рәвештә тормыш алып баралар. Бүгенге көндә өлкәннәр белән күбрәк аралашырга, сөйләгәннәрен язып алырга, вакыйгаларны балаларга, оныкларга аңлатып барырга кирәклеген искәртәбез, үзебезнең үткәнебезгә хөрмәт белән карасак иде. «Олуг Норма авылы» китабын язып, бас-тырып кулга алганчы 6 ел вакыт узды. Инде менә ул кадерле китапларны кулларыбызга алу бәхетенә ирештек, 500 данә булып басылып кайтты! Авылдашларның шулай бердәм булып, авыл тарихын туплап, китап язу эшен башкарып чыгулары — зур батырлык! Авылдашларым белән, чын мәгънәсендә, горурланам!
Тамашачылар әлеге кичәдән зур канәгатьлек һәм соклану хисләре алып таралышты. Бу китапны еллар буе укып, өйрәнеп, данлы үткәнебезне һәрдаим барлап яшәсәк иде.
Ясминә Шәмсетдинова,
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев