Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Онытмаска иде

Нәҗипов Гани - Бөек Ватан сугышы ветераны, беренче группа сугыш инвалиды, сугышчан «Дан» ордены кавалеры, бик куп орден һәм медальләр белән бүләкләнгән.

…Ул көнне мин, 15 яшьлек егет чабата үрер өчен урманга, юкә төшерергә киткән идем. Шуннан кайтканнан соӊ, кич белән өйдәгеләр пышын-пышын, «сугыш башланган икән, афәте безгә килмәсен иде», дип сөйләштеләр. Авылда парторг булып торган Гаяз абыйныӊ биктә генә тота торган радиосы бар иде, икенчеме, өченчеме көнне аннан бу хәбәрне тыӊладык. Ул чорныӊ тагы бер вакыйгасы истә калган, 30-35 яшьлек әзмәвердәй 17 Алан егете 17 июнь көнне армияга алынды, алар Шәмәрдән аша киттеләр. Аланнан сугышка киткән һәм катнашкан 115 кешенеӊ мин соӊгысы, шуныӊ кадәр озын гомер биргән Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт, мине кәдерләп тәрбияләүче улларыма, киленнәремә, кызларыма һәм кияүләремә, барлык оныкларыма рәхмәт, гел игелек күрсәткән хуҗаларга һәм авылдашларыма рәхмәт. Сугыш афәтләрен беркемгә дә күрергә язмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

erid: 2Vtzqwfh92B