Онытмаска иде – 1
22 июнь - тарихыбыз битләренә Хәтер көне булып уелган. Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башланган көнне хәтерләүчеләр арабызда бар әле. Тыңлап карыйк әле үзләрен:
- Сугыш башланган хәсрәтле көн күңелгә нык уелып калган. Сугыш хәбәрен ишеткән көннән авыл халкының күңелен болыт сарды, курку хисе биләп алды. Алга таба ни буласын берәү дә белми. Әмма югалтулар күп буласын сизенеп, өлкәннәрнең күзләренә яшь тыгыла. Бүген бер өйдән сугышка яраклы кешене алып китсәләр, иртәгә икенче өйдән икешәр, өчәр кеше китте. Аларны авыл башына кадәр бөтен авыл халкы озатырга барганы истә. Андый озату безнең гаиләне дә әйләнеп узмады. Әти белән әни эштән кайтуга, әти бер чынаяк чәй эчәргә генә өлгереп калды. Бригадир килеп, әтиебезне сугышка алып чыгып китте һәм шул китүдән ул башка кайтмады. 1943 елның февралендә аның үлеме турындагы хәбәрне алдык. Әниебез энем белән мине кочаклап озак елады, ләкин ул күз яшьләре генә әтиебезне кире кайтармады. Шул елның җәендә көчле давыл безне өйсез дә калдырды, җил өебезне пычкы белән кискәндәй генә җимереп атты. Бер бәхетсез гел бәхетсез микәнни дип еладык. Ирсез хатыннарга элек авылда хөрмәт аз иде, нинди авыр эш булса, шунда кудылар, чөнки балалары хакына түзәселәрен беләләр иде. Әниебез көчле кеше булды, бөтен авырлыкларга да түзде, безне кеше итте. Аның ярдәме белән генә без сугыш чорында ачтан үлмичә калдык. Ләкин бүгенге көндә дә безнең кебек балаларга игътибар юк дәрәҗәсендә. Сез сугыш чоры балалары бит, дип дәшүне Җиңү көне хөрмәтенә оештырылган парадта гына ишетәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев