Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

«Онык корбаны булдым!» (булган хәл)

Дөнья булгач андый хәлләр дә була. Сак булыйк!

Мошенниклар корбаны булдым дигән хәбәрне еш ишетәбез. Беркөнне танышым: «Онык корбаны булдым әле. 1атна эчендә 1100 сумнан колак кактым», дип шаккатырды. 

— Телефон заманасы бит инде. Олысы да, кечесе дә гел телефонда. Кич белән малларга ашау салырга дип чыгып киткәч, оныгым телефонымны алып уеннар уйнаган. Уйнаганмы уйнаган. Артык игътибар итмәдем. Шулай мин югында сорап ала торган гадәте бар иде инде. Бер атна узгач, картадан башта 499 сум, бераздан 600 сум акча юкка чыкты. Бик шикле тоелды бу гамәл. Аптырап телефонда актарына торгач, югалган акчаларның очы-кырыена чыктым бит. Баксаң, оныгым 1 сум дип кызыгып уен сатып алган. Ахырын укып бетермәгән. Уенның беренче атнасы 1 сум, ә калган атналарда 499 сум, 600 сум... түлисе икән. Акчам банк картасыннан бер—бер артлы юкка чыга башлагач, мошенниклардан шикләнгән идем, кырыкалдар дигәнем онык булып чыкты.

Менә шулай җәмәгать. Дөнья булгач андый хәлләр дә була. Сак булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев