Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Ор авылы халкы читтә калмады

Ор авылының мәдәният йорты мөдире Раушания Гайнуллина көннең актуаль темаларыннан читтә калучылардан түгел, махсус хәрби операция башлануга ул ярдәм итү юлларын эзли башлый.

Мобилизация игълан ителеп, егетләребез махсус хәрби операциягә киткән елны ук Раушания ханым волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнергә тотына, үзе янәшәсенә авылдашларын да тарта. Башта түлләр кисүдән генә башланган хезмәт аш ясауга барып тоташа.

— Авыл халкыннан ак түлләр җыйдык та, шуны бергәләшеп кистек, ул вакытта кыш иде, — ди Рау-шания. — Йомгак ясап төреп куя идек тә, сетка үрүче башка авыллар килеп алып китәләр иде. Материаллар биргәч, маскет сеткаларны үзебез үрә башладык. Аннан соң районда «Солдатларга аш ясау» группасы төзеделәр, шунда мине дә керттеләр. Күзәтеп кенә утырып булмас, үзебез дә шөгыльләнеп карыйк әле дип, авылның актив кешеләренә мөрәҗәгать иттем, аерым группа төзедем.

Активист ханымның мөрәҗәгатен авыл кешеләре кире какмый, шундук акчалата ярдәм итә башлыйлар. Шуңа күрә дә Раушания ханым туган авылы кешеләренә бик тә рәхмәтле, кайчан гына ярдәм кирәклеген белгертмә, алар тиз арада акча күчерә башлый, гуманитар ярдәм алып килә, булышырга атлыгып торалар. 

— Шунысы кызганыч, — ди ул. — Һаман да шул бер кешеләр ярдәм итә. Әйберләтә булыша алганы күтәренеп килә, эшлим дигәне йөгереп килеп җитә, булышырга килә алмыйм дигәне акчасын күчерә. Тик читтә калучылар күп әле. Без солдатларны, үзебезнекеләрне ташларга тиеш түгелбез.

Раушания ханым егетләрнең һәм аларның биредәге якыннарының хәлен йөрәге аша аңлый. Улы армиядә хезмәт иткәндә болай да өркеп торган күңеле билгесезлек хисләрен кичерергә өлгерде инде аның. Улын бертөркем иптәшләре белән самолетка төяп, Украина чигенә илткәндә ана йөрәгенең ничек ярсыганын, нишләргә белми гаҗизләнгәнен үзе генә белә дә, ире белә. Ниләр генә уйлап бетермәде шул чакта Раушания, шашар дәрәҗәгә җитте. Аллага шөкер, улы әйбәт кенә армия хезмәтләрен үтеп, туган якларына исән-имин әйләнеп кайтты. Хәзер исә әнисенә һәр эштә дә бик теләп булыша. Шуңа күрә дә Раушания волонтерлык хезмәтен аманәт әйткәндәй башкара, һәр киткән егет өчен ул җан ата, һәр кайткан җәсадкә тыныч кына карый алмый, ятим калган балаларны, толлык газабына дучар ителгән хатыннарны кызгана, аналар, аталар өчен йөрәге мең кат сыкрана, туган иле өчен кычкырып еларга да әзер торган кыю йөрәкле, нечкә күңелле, уңган, туры сүзле ханым ул. Ире Айратка рәхмәт инде, тормыш иптәшенең төп таянычы ул — гуманитар ярдәмне аласы, җыясы, илтәсе булса транспорт ярдәме дә аннан, төяү-күтәрүгә дә иренми.

Раушания җитәкчелегендә Ор авылы халкы әнә шулай ипләп кенә эшен алып бара. 

— Эшне башлаган беренче көннәргә кабаттан кайтып әйтим әле: ул вакытта авылдашлар күчергән акчага тавык түшкәләре, кишер белән суган алдык, — ди Раушания Гайнуллина. — «Маяк» җәмгыяте ике киптергеч сатып алып бирде. Айдар Хисмәтуллин төркеменнән тагын ике киптергеч бирделәр. Авыл төркеменә язганымны көтеп кенә торалар диярсең, 5-10 секунд та үтми, акча күчерә башлыйлар һәм ашка кирәкле әйберләрне бүлешеп алып та бетерәләр, киптереп алып та киләләр. Волонтерлар ярдәм илтә барыр алдыннан авыл төркеменә нәрсәләр кирәклеген язам. Менә бу юлы 15 мең сум акча җыелды, шуңа интернеттан бик күп итеп юеш сөлгеләр, салфеткалар, оекбаш, перчатка кайтарттым, җыйган акчаны экономияләп тотсаң, әнә шулай күп әйбер алып була. 

Чәйләр дә ясыйлар. Узган ел киптергән үләннәре, кирәкле әйберләре булмагач, әллә ни зур казанышлар белән эшли алмаганнар. Быел үләннәрне май аеннан бирле җыеп киптерделәр. Җәй башында ук үләннәр киптерик дип авыл төркеменә яздылар һәм менә җәй буе шушы игелекле эшне башкардылар. Нәтиҗәдә, берсендә 500, икенчесендә 600 данә чәй тутырдылар. Пакетикларны гына интернеттан кушалар, калганы үзләрендә бар, хәзерләнгән. Чәебез бик тәмле, башта үзебез эчеп карадык, искиткеч, диләр. Авылның олы-олы апалары ипи киптереп, аны зур пластик шешәләргә тутырып китерә. Токмач та кисәләр. Куныр авылы халкы бик күп токмач кисеп китерә. Шәхси эшмәкәр Илнур Зәкиев ашка ит алырга дип берничә тапкыр акча биргән.

Ор авылы үзешчәннәре хәйрия концертлары, спектакль куеп та 60 мең сумнан артык акча эшли алган, шул акчаларны махсус хәрби операциягә ярдәм итүгә тотканнар.

— Әйләнә-тирәмдә әнә шундый яхшы кешеләр булганга бик куанам мин, — ди Раушания. — Хәзер менә бәрәңге казу чоры, райондашларыбыз бакчадагы уңышлардан аш ясау-чыларга да өлеш чыгарсыннар иде дип телим. Бер капчык бәрәңгедән бары тик бер чиләк кенә кипкән бәрәңге чыга шул.

Хөрмәтле райондашлар, волонтерларның сүзләренә колак салыйк, ачлык заманы түгел, бакчадагы уңышларыбыздан өлеш чыгарыйк һәм фронтка ярдәм итүебезне туктатмыйк. Ә инде ярдәм итәргә атлыгып торган Ор авылы халкына чиксез зур рәхмәт, кылган изге гамәлләре үзләренә игелек булып әйләнеп кайтсын, тагын да зур ярдәмнәр кылырлык итеп тормышларына муллык иңдерсен. 

Раушания Гайнуллинаның төп һөнәри эшеннән тыш патриотик, ихлас, тырыш хезмәте эзсез югалмый, аны район сәхнәләренә чакырып та бүләклиләр, район җитәкчесе кулыннан да рәхмәт хатлары ала, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына чакырып та хөрмәтлиләр үзен. Авырлыклар күрми генә, шулай бердәм булып фронтка булышуыгызны, Раушания ханымга терәк булуыгызны, барысы да егетләр хакына дип яшәвегезне, эшләвегезне дәвам итегез, сезнең кебекләр булганда җиңү озак көттермәс, хөрмәтле Ор халкы.

Тиздән Раушания ханымның юбилее, 13 сентябрь көнне 55 яшьлек гомер бәйрәме. Кадерле волонтерыбызны чын күңелдән тәбрикләп, аңа хәерле озын гомер, ныклы сәламәтлек, эшендә зур уңышлар телибез, фронтка ярдәм итүе өчен рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балтач районы волонтерлар