Җәмгыять
Парижда булып кайттык (фото)
Рәхимов исемендәге хуҗалыкта җитәкче булып торган вакытында Фәрит Әхмәтханов Югары Кенә авылын Париж дип атап йөртә торган булган. Шуннан бирле әлеге исем авыл белән янәшә атлый.
Югары Кенә соңгы елларда бик нык үсеп китте. Моңарчы анда берничә генә хуҗалык булып, күпчелек халыкны өлкәннәр тәшкил итсә, бүгенге көндә әлеге авылда яшьләр хакимлек итә. Чөнки дәүләт программасы ярдәмендә йортлар салып, күпчелек күрше авыл яшьләре дә башка чыкты. Алар бер генә бәйрәмнән дә читтә калмый, үз күңелләрен үзләре күреп, урамда бәйрәм оештырып, табыннар әзерлиләр. Бик күңелле дә, бердәм дә алар. Әлеге авыл һәм аның кешеләре белән якыннан танышырга «Хезмәт десанты» белән киләчәкбез әле. Нинди генә көчле халык яшәмәсен анда, проблемалары да юк түгел. Аларын инде бергәләп чишәрбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев