Парлап гомер итеп, алтын туйга җитеп
Язмам геройлары – Гөлсимә һәм Габделбәр Вәлиевлар.
Йортка шундый тәмле шулпа исе таралган, табын әзерләнгән, һәркемнең йөзендә шатлык нурлары балкый, сәбәбе дә бар — язмам геройлары Гөлсимә һәм Габделбәр Вәлиевларның оныклары Альберт хәрби хезмәттән кайткан. Баланың баласы балдан татлы диюләре юктан гына түгел шул, әби-бабай бу көнне бик зарыгып көтеп алды. Уллары, киленнәре, оныклары барысы да туган йортка җыелып, рәхәтләнеп сөйләшеп, кунак булдылар.
Әйе, хәзер инде алар хөрмәтле әби белән бабай, ә бит истәлекләрне барласаң, әнә ул әле генә егет белән кыз булып йөрүләр, кич чыгулар, кыз сорау, никах, туй, йорт салып чыгу, яңа туган сабыйны кулга алып сөюләр...
Алар икесе дә матур табигатьле Кенәбаш авылында туып үсәләр. Икесе дә сигез балалы гаиләдән. Ул вакытта кияргә артык кием дә, ашарга ашавы да кытлык белән генә табыла торган чорлар була. Шуңа да гаиләдәге һәрбер бала кечкенәдән хезмәт тәрбиясе белән, кул арасына кереп үсә. Габделбәр абый гаиләдә өченче бала. 7 яшьлек чагыннан көтү көтеп үсә ул. Хуҗалык көтүенә дә еш чыга торган була, ферма көтүен дә көтә. Гаиләдә тракторда эшләүче кеше булмаса да, Габделбәр абый никтер техникага тартыла һәм 8 сыйныф белем алганнан соң, Үрнәккә училищега укырга керә. Анда укып кайтканнан соң, Калинино колхозына эшкә урнаша, ләкин бер елдан хәрби хезмәткә алына. Армия сафларыннан кайтканнан соң да ул тракторга утыра, бу юлы инде үзе аеруча да яраткан «ДТ-75» тракторы була. Анда берничә ел эшләгәннән соң, шул ук маркадагы яңа трактор да бирәләр үзенә. Эштән курка торган кеше булмый ул. Урманын да тарттыра, басуда да эшли, әле эш арасында трактор кабинасында йоклап киткән улын кулларыннан төшерми, тәмле йокысын саклап та хезмәтен башкара. Техниканы биш бармагыдай белгән, эш алдынгысы булган Габделбәр абыйга 1995 елда хезмәтен олуг бәяләп, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы исемен бирәләр. Аның гомуми хезмәт стажы 64 елны тәшкил итә, шуның 45 елы тракторда, шул еллар эчендә бирелгән төрле Рәхмәт хатлары, Мактау таныкларының да саны бихисап. Хезмәт ветераны да ул.
Гөлсимә апа баштарак чорда китапханә, клубта эшли, аннан колхозда төрле эшләрдә йөри, соңрак кортлык бакчасында эшли башлап, анда 20 ел хезмәт куя. — Әтиләр башка чыккан вакытта ук бабайлар аларга 6 баш умарта биреп чыгарган булган, шуннан алар саны арта-арта 35кә җиткән. Кечкенәдән әти безгә бал кортларын ничек итеп тәрбиялисен, бал аертуларны һәм башка эшләрне өйрәтеп үстерде. Колхозның кортлыгында эшләде ул, әни аңа ярдәм итә иде, ул ялга туктагач, әти янына мин менеп эшли башладым, — ди Гөлсимә апа.
Хезмәт юлыннан чыгып, әңгәмәдәшләремнең яшьлек хатирәләрен барларга керештек. — Өч ел ярым очрашып йөргәч, 1975 елның 1 маенда гаилә кордык, 7-8 май көннәрендә ике көн туебыз булды, — дип сүзне башлады Гөлсимә апа. — Башта төп йортта әти-әни, олы абыйның гаиләсе, сеңелкәш һәм энекәшләр белән бергә яши башладык. 8 айдан бер буш торган йортка күченеп, шунда гомер иттек. Анда яшәгән вакытта йорт җиткезеп чыктык. Үзем теләгәнчә эшләнде аның бөтен җире дә. Агачларын Мари урманнарыннан алып кайттык. Көз көне, бик каты яңгырлар ява, урманнан су эченнән өстерәп алып чыга идек юан-юан бүрәнәләрне. Төзелеш материалларын да бик авырлык белән табып була торган вакыт иде ул. Ике яктан да әти-әниләр (Искә алуыбыз рухларын шат кылсын, урыннары оҗмахта булсын — З. Ф.) бик тырышып, булышып, вакытында йорт-ны җиткезеп, 1977 елның 19 маенда үз оябызга күчендек. Ул вакытта олы улыбыз Фидаилгә 1 яшь тә 3 ай иде, яңа йортка тагын ике малай — Ленур белән Динар кайтты. Мин инде гел эштә булдым, йорттагысы Гөлсимә җилкәсенә төшә иде. Шунда яши-яши лапасын, мунчасын салдык. Инде бүгенге көндә ул салганнарны заманчага үзгәртеп эшләдек, — дип сүзне дәвам итә Габделбәр абый.
— Бүгенге көндә сигез оныгыбыз бар. Һәр балабыз гаилә корып, тормышта үз урыннарын табып, матур итеп яшиләр. Безнең янга ялларга гына кайтып китәләр. Каникулларда оныклар кайта. Бүгенге көндә дә алар бездә әле, — ди Гөлсимә апа.
Бакча тирәсендә эшләү, миллек җыеп алып кайтып бәйләү, гөмбә, җиләк җыю... Барысын да бергәләп эшли Вәлиевлар. Тигез, матур картлыкларының һәрбер көненә шөкер итеп, сөенеп яши алар. Бер-береңне ишетә белү, кирәк чакта эндәшмичә калу, сабыр итү — менә ул 50 ел матур итеп яшәүнең төп серләре. Киләчәктә дә ныклы сәламәтлек, тигез, матур, парлы гомер насыйп булсын сезгә, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, бик тә бәхетле булып яшәгез.
Ходай биргән олы бүләк бит ул —
Тигезлектә гомер итүләр,
Язмыш салган урау юллардан
Иңне-иңгә терәп үтүләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев