«Пионериягә кайнар сәлам!»
Әйдаман Җәмилә Сибәгатуллинага 80 яшь тула
Еллар уза...Үткәннәргә каерылып-каерылып борылып карыйсың да, яшьлек күренмәс микән дисең?! Күренми шул яшьлек, күренми, шулай да офыктан «синең яшьлек матур узды, бер дә үкенечле булмады, туган җиреңә дә файда китерә алдың, сайлаган юлыңнан да тайпылмый атладың», дип, кемдер кул болгый сыман.
Яшьлекнең үзедер әле ул!!! — Күтәренке күңелле, оптимистик рухлы Җәмилә Габдулла кызы Сибәгатуллина нәкъ тә менә шулай уйлар иде — 70-90нчы елларның ялкынлы кайнар яшьлеге дияр иде ул ерак офыктагы кояш нурлары аша сәлам бирүчеләрне.
Салавыч авылында туган, шунда гомер кичергән легендар райондашыбыз, пионериянең әнкәсе, комсомолның йөзек кашы, үзе гармунчы-җырчы-нәфис сүз остасы-хәбәрче-спортчы, үз эшенең фанаты булган Җәмилә Сибәгатуллина бар гомерен балалар тәрбиясенә, укытучы һөнәренә багышлаган олы йөрәкле, киң күңелле шәхес. Кырык ел буе Салавыч урта мәктәбенең өлкән пионервожатые булып эшләгән, Татарстан комсомолының Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, ВЛКСМ Үзәк комитетының «Иң яхшы пионервожатые» дигән значок белән бүләкләнгән, «Вожатый-инструктор», Вожатый-методист" дигән исемнәргә ия, Комсомолның Үзәк һәм Өлкә комитетларының . В. И. Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасының Үзәк һәм Республика Советларының дистәләгән мактау таныклыклары, Таттарсанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Балтачның мактаулы гражданины дигән дәрәҗәле исемне йөртүче Җәмилә Габдулла кызына 27 апрель көнне 80 яшь тула.
Япь-яшь пионервожатый кыз үз чорында Салавыч урта мәктәбенең Муса Җәлил исемендәге дружинасын бөтен республикага танытты. Җәмилә апаның тынгысыз, хыялый, яшь чаклары. Ул вакыттагы ихласлыгы әле дә югалмаган. Тагын әле Социалистик Тататрсан газетасы исемендәге колхозның комсомол секретаре, колхоз радиосыннан җирле тапшыруларны да алып барды. «Тыңлагыз, Салавыч сөйли!», дип башланган тапшыруларны Салавыч халкы яхшы хәтерли торгандыр әле. Газетабызның актив хәбәрчесе буларак, әгәр «Хезмәт»ебезнең тарих төпкелләрен барласак, сан саен диярлек Җәмилә апаның язмалары басылып чыгуын күрәбез. Мәктәпнең «Туган якны өйрәнү» музеен җитәкләде, аны һәрдаим баетып торды, башыннан ук экспонатлар җыюда да актив булды. Мәктәптә җыр укытучысы да иде, «Идел буе каеннары», октябрят, пионерия җырлары әле дә күңелдә йөри. Спектакльләрдә лаеклы ялга чыккач та уйнады, концертларда әле дә катнаша, мәдәниятне-сәнгатьне яратып яшәгән, үзе дә шуның эчендә кайнаган кеше ничек инде отыры алга барам дип кенә күңел пәрдәләрен япсын ди.
— Көнгә бер тапкыр Салавыч китапханәсенә, мәдәният йортында кереп, спортзалны әйләнеп чыкмасам, күңелем тыныч түгел минем, — ди Җәмилә апа. — Нинди яңа китап кайта, китапханәче иң элек миңа укыта, концертларга да гел чакып торалар, әле менә күптән түгел волонтерларны хөрмәтләп, мул табын артында матур очрашу оештырдылар, анда да чакырдылар. Кая чакырсалар, шунда барам. Үземне дә яраталар, үзем дә кешеләрне бик яратам. Гомерем буе гади булдым, белгәнем белән дә, бар булганым белән дә бүлештем, шуңа гомеремнең җырлап-гөрләп узуына һич тә үкенмим. Балаларым янымда, кызым Зөбәрҗәт үз юлымнан китте, укытучы һөнәрен сайлады, якын-тирәгә генә кияүгә чыгып, Булат һәм Наилә исемле оныклар бүләк итте. Шамил улым да ерак түгел генә өйләнде, шулай ук ике онык бүләк иттеләр — Ләйләм белән Камиләм дә тормышымның яменә әверелде. Бик бәхетле мин, Аллага шөкер, шигыремдә әйткәнчә: «Мин үземчә аңлыйм бәхетне, Бәхет бит ул гади тормыш белән Җирдә гел елмап яшәүдә!».
Ире Шәһит абый гына якты дөньяларны иртә ташлап китте, исән чагында сап-сары бүрәнәле биек өен салды, балаларын яратты, Җәмилә апага таяныч, терәк булды, бөтен тормышын алып барды. «Улым Шамил әтисе юлын (Шәһит абый автомеханик иде), кызым минем юлны сайлады», — ди Җәмилә апа бер горурлык хисе белән.
Җәмилә апага сиксән яшьне биреп булмый әле, ул әле һаман да, сөбханаллаһ-машаллаһ, гармунын кулыннан төшерми. Йөгерек бармаклары гармун тарта, күңел түреннән моң агыла, мән белән тулы шигырьләре үзәкне өзә. Спортчы да бит әле ул Җәмилә апа. Теннис, чаңгы, шашка аныкы инде! Ә болай ул волейбол, бильярд, биатлон, фигуралы шуу ярышларын бик яратып карый. Әле дә спортзалда волейбол ярышлары барса, керми калмый, чакырып кайтармасаң, беткәнче тамаша кылырга мөмкин. Телевизордан дөньякүләм ярышларны әйткән дә юк инде, спортчыларның исемнәрен белеп, дикъкать белән күзәтә.
Холкы сабыр, сүзгә-мазар килеп йөрми, һәрнәрсәгә тыныч карый белүче Җәмилә апага сокланмый мөмкин түгел, нинди генә хәл алдында калса да, була ул, борчылмагыз, ди. Менә шулай яшәргә кирәк, борчуларга урын калдырмыйча, «була ул, сабыр итегез», дип, сиксән яше җиткәнен дә сизми-тоймый яшәүче ханым, әни, дәү әни, мөгаллимә, җәмәгать эшлеклесе, бер сүз белән әйткәндә, мөхтәрәм Җәмилә апа кебек гомер юлларын яхшылык белән үтә белү мәслихәт!
Юбилеегыз котлы булсын, Җәмилә апа! Балаларга, авыл халкына, райондашларга багышланган рухи байлыгыгыз сезгә олыгайган көннәрегездә җан тынычлыгы, ныклы сәламәтлек, хәерле озын гомерләр бирсен, балаларыгыздан, оныкларыгыздан гел шулай игелекләр күреп яшәгез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев