Президент Рөстәм Миңнеханов – мөселман балалар Сабан туеның мәртәбәле кунагы (+фоторепортаж)
Бөрбаш Республика мөселман балалар Сабан туена Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде.
- Сабантуйлар күп төрле була, күбесендә булган бар. Әмма мондый мөселман Сабан туен беренче тапкыр карарга килдем. Мондый Сабантуйлар бик кирәк. Гореф-гадәтләрне, телебезне, динебезне саклауда аның әһәмияте бик зур. Һәр эшебезне балалардан башларга кирәк, - диде ил башлыгы үз чыгышында.
Татарстан Республикасының Диния Нәзарәте баш казые һәм якташыбыз, шушы Сабантуйның оештыручысы Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм район башлыгы Рамил Нотфуллин да кунакларны кайнар сәламләп изге теләкләрен ирештерделәр. Сезнең игътибарга бәйрәмнең ачылу тантанасыннан фоторепортаж тәкъдим итәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев