Район башлыгы Рамил Нотфуллин котлый
Питрау бәйрәме белән!
Хөрмәтле райондашлар!
Үзенә генә хас йолаларны, гореф-гадәтләрне саклап яшәүче керәшен халкы җәй урталарында бик матур һәм үзенчәлекле булган Питрау бәйрәме үткәрә. Районыбызда инде менә күп еллар әлеге бәйрәмне үткәрү матур гадәткә әйләнде. Борынгыдан ук эш сөючән, гади, ачык күңелле керәшен халкы бүгенге көндә дә сынатмыйлар, мул тормышта яшиләр, тырышып хезмәт итәләр, туган җирләрен матур, бәрәкәтле итүгә үзләреннән үрнәк алырлык дәрәҗәдә өлеш кертәләр. Йолаларны саклап, матур итеп күңел дә ачалар.
Питрау бәйрәме белән ихлас күңелдән котлап, һәркемгә гаилә иминлеге, хезмәт уңышлары, исәнлек-саулык һәм бәхет телим. Питрау бәйрәме котлы булсын!
Рамил Нотфуллин,
Балтач муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев