Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Районыбыз тарихы тагын бер китап белән тулыландырылды

Күптән түгел нәшер ителгән «Балтач районының белем һәм тәрбия учаклары, «Бәшир Рәми-евләре» дип аталган китап мәгариф үсешен генә түгел, ә бәлки районыбызның киләчәген дә күпмедер күзалларга мөмкинлек бирә. Чөнки киләчәккә бүгенге мәктәп, тәрбия бирү учакларында нигез салына.

Китапның исеменнән күренгәнчә, ул район мәгарифенең тарихи бер сәхифәсен чагылдыра. Китапны төзүче, мәгариф ветераны, дистәгә якын китаплар авторы Рәфхәт Зарипов үзенең кереш сүзендә китапны кулга алучыларга түбәндәге сүзләр белән мөрәҗәгать итә:

– Хөрмәтле укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре! Бу китап Сезнең өчен! Ул Сезнең хезмәтегез турында, замандашларыгыз, мәктәпләрдә узган гомерегез, остазларыгыз турында! Хөрмәтле укучылар! Бу китап Сезнең өчен дә! Ул Сезнең мәктәп елларын, укытучыларыгызны, фидакарь хезмәт куйган мөгаллимнәрегезне искә алу өчен иҗат ителде.

Башта Рәсәй күләмендә 2010 ел «Укытучылар елы» дип, аннан 2023 ел «Укытучылар һәм остазлар елы» дип игълан ителгән иде. Шушы ике истәлекле вакыйга күпмедер дәрәҗәдә укытучыларның, гомумән, педагогларның хезмәтенә ихтирам уяту, аларның тырышлыгын матди яктан билгеләп узуга этәргеч бирде, дип әйтә алабыз.

Бу китапта районыбыз белем-тәрбия учакларының кыскача тарихы бирелгән. Мәгълүматларны туплау, эзлекле итеп урнаштыруда мәктәпләр, лицей-гимназия, көллият директорлары җитәкчелегендә 100гә якын укытучы катнашкан. Басмага 900дән артык фото кертелгән. Бу фотоларның 160тан артыгы төрле елларда мәктәп коллективларының бергә төшкән фотолары, бу үзе бәһасе булмаган тарихи истәлекләр бит. Алар һәр мәктәп коллективы, мәктәпләр архивыннан һәм гаилә альбомнарыннан тупланган, дөрес, сыйфаты әллә ни югары түгел, әмма алар бар. Китапка урнаштырылган мәктәпләр, гимназия сәхифәләре яктыртылган язмаларның редактор һәм корректор вазыйфаларын шул уку йортының тел-әдәбият укытучылары үзләре башкарган. Язмаларны күздән үткәреп чыгарга мәгариф ветераны Резида Гаязова зур көч куйган.

Китапта мәктәпләр тарихында теркәлгән физика-информатика укытучылары эшчәнлеген яктыртуга һәм районыбызда төрле елларда балаларның техник иҗатын үстерүгә багышланган язмаларга зур урын бирелгән.

Әлеге китапны кулга алганда аның исеменә игътибар итсәк, мәктәпләр тарихы янында «Бәшир Рәмиевләре» дигән сүз-тезмә бар. Һәм ни өчен бу шәхес китап исеменә кертелгән дигән сорау туа, шул мәсьәләгә китапны төзүче Рәфхәт Шәкүр улы үзе аңлатма да биреп китә:

– Берникадәр сүзем Бәшир Рәмиев турында. Закир Рәмиевнең (Тукай замандашы, шагыйрь Дәрдемәнд) оныгы Бәшир 17 яшендә радио белән идарә ителүче паровоз ясый һәм Бөтенсоюз Уйлап табучылар җәмгыятенә кабул ителә. Иң яшь уйлап табучы диләр аны. Аттестат алгач, Мәскәү энергетика институтына укырга керә. 1938 елда, «миллионер-капиталист» улы буларак, Бәширнең әтисе Искәндәр «халык дошманы»на әй-ләнә. Бәширне институттан куалар. Ике елга якын каңгыраеп йөргәч, фәнни-тикшеренү институтына техник итеп алалар. Сугышта ул элемтә гаскәрендә хезмәт итә. Фронтка Америкадан заманча радар станцияләре килгәч, махсус боерык белән, Бәширне Мәскәүгә, академик Аксель Берг карамагындагы фәнни-тикшеренү институтына инженер итеп чакыралар. Бәшир исәпләү машинасы ясый. Аны «Стрела» дип атый. 1948 елда дип-ломсыз инженер Бәшир Рәмиевкә һәм академик Исаак Брукка «СССРда беренче электрон исәпләү техникасын уйлап табучылар» дип авторлык таныклыгы бирәләр. Радар белгече буларак, Бәширне ике елга Тын океан флотына җибәрәләр. Тиздән СССР Фәннәр академия-се Мәскәүдә цифрлы исәпләү машиналарын конструкцияләү буенча лаборатория оештырыла. Аңа баш конструктор итеп Бәшир Рәмиевне чакырталар. Бер үк вакытта дипломсыз Рәмиев Мәскәүнең ике институтында (МИФИ һәм МЭИ) исәпләү машиналары фәненнән студентларга өч ел дәвамында лекция укый. Бу белгечлек буенча Мәскәүдә башка бер галим дә булмый.

1955 елда Пенза шәһә-рендә электрон исәпләү машиналары проектлау һәм җитештерү предприя-тиесе – «Рубин» төзелә. Рәмиев баш конструктор итеп шунда җибәрелә. Ул кул астына талантлы йөзләгән конструктор туп-лый. Җирнең беренче ясалма иярчене, беренче космонавт утырган корабль, радарлар, континентара ракеталар өчен исәпләү машиналары – барысы да шул «Рубин»да туа. Бәшир Рәмиев төркеме бик уңышлы эшли. Дипломы булмаган Бәширгә, бернинди диссертация якламаган килеш, техник фәннәр докторы дәрәҗәсе һәм фән өлкәсендәге Дәүләт бүләге бирелә.

Менә нинди остазларыбыз, галимнәребез бар безнең. Безнең бурыч – үткәннәребезне белеп киләчәгебезне дөрес тоемлап, бүгенге көндә шуңа ныклы нигез салу. Ә бу эш укытучылардан, остазлардан, мәктәпләрдән, уку-укыту йортларыннан башка булмый.

– Педагогик җәмәгать-челекнең күпсанлы язмаларын, 900гә якын фотосурәтне бер басмага туплап бастырып чыгару – мактауга лаеклы зур хезмәт. Китапта туп-ланган бай тәҗрибә рес-публика укытучыларына тәрбия һәм белем бирү процессында файдалы булыр дип ышанам, дип яза республикабызның Дәүләт Советы җитәкчесе урынбасары Марат Әхмәтов үзенең китапка биргән фатихасында. Без дә шушы фикерләргә кушылабыз.

Кызыксынучылар өчен китап район мәгариф бүле-гендә сатуда бар.

Вакыйф Зәкиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: китап