Районыбызда милләтара мөнәсәбәтләрнең тотрыклылыгы һәркемнән тора
Районыбызда 33 меңнән артык кеше яши, шуларның — 28 меңнән артыгы татарлар, 4 меңгә якыны — удмуртлар, 711е — рус, 300гә якын — марилар һәм башка милләт вәкиле
Халыклар арасындагы дуслык һәм тынычлык Татарстанның, шул исәптән Балтачның төп хәзинәсе булып тора. Районыбызда милләтара тынычлыкны саклау — дәүләт сәясәтенең иң мөһим өлеше, Татарстан халыклары үзара бәйләнешләр нәтиҗәсендә, тел, мәдәният һәм башка өлкәләрдә бер-берсенә йогынты ясап, күркәм тормыш итәләр.
Районыбызда 33 меңнән артык кеше яши, шуларның — 28 меңнән артыгы татарлар, 4 меңгә якыны — удмуртлар, 711е — рус, 300гә якын — марилар һәм башка милләт вәкиле.
Бүгенге көндә район мәктәпләрендә белем алучы укучыларның 3170е (83,3 %) — татар милләтеннән, 455е (11,9% ) — удмурт милләтеннән, 79ы (2 %) — рус милләтеннән, 43е (1,1 %) — мари милләтеннән, 56сы (1,4 %) башка милләтләр һәм катнаш гаиләләрдән.
2024-2025нче уку елында 3370 укучы туган тел буларак өйрәнү өчен татар телен сайлады. Шулардан 1868е — татар мәктәпләре программасы, 1095е — рус мәктәпләрендәге татар балалары өчен программа, 407се — рус төркемнәре программасы нигезендә укыды. Рус телен туган тел буларак сайлаучылар юк. Удмурт телен — 401 укучы, мари телен 32 укучы өйрәнә.
Балалар бакчаларының 35е тәрбияне татарча, 4 балалар бакчасы — удмуртча, 2се — русча, 1се — мари телендә алып бара.
Мәктәптә (шуның 8е филиал) татар телендә белем һәм тәрбия бирелә. 7 мәктәптә (шуның 2се филиал) — удмурт, 2 мәктәптә мари теле туган тел буларак укытыла.
Мәгариф оешмаларында 45 татар теле һәм әдәбияты, 6 удмурт теле һәм әдәбияты, 1 мари теле һәм әдәбияты укытучысы эшли.
Узган уку елында татар, удмурт, мари теле һәм әдәбиятынан республика олимпиадаларында 37 призер булды.
Һәр уку елында 21 февральдә Халыкара туган телләр көне, 25-26 апрельдә Туган тел көне, 6 июньдә Рус теле көненә багышланган чаралар уза.
Татар, удмурт, мари, рус телләрендә диктант язу акцияләрендә укучылар һәм педагоглар актив катнаша.
Балтач районы мәгариф оешмаларында терроризм һәм экстремизмны кисәтү максатыннан, укучыларда толерантлык, милләтара мөнәсәбәтләргә уңай караш темасына сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр, ата-аналар җыелышлары, районкүләм сочинение бәйгеләре, түгәрәк өстәлләр, диспутлар, уеннар үткәрелә.
Бүгенге көндә районда 3 мигрант бала балалар бакчасына йөри, 2 бала мәктәптә белем ала. Аларга белем һәм тәрбия рус һәм татар телләрендә бирелә.
Сезнең игътибарны миграция, яисә күчеп кайтучылар турында фикергә юнәлдерәсем килә.
2025 елда районда 10 илдән кайткан һәм миграцион учетка куелган 524 граждан исәпләнә, шуларның 9ы 18 яшькә кадәрле балалар. Чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар белән хезмәт һәм гражданлык килешүләре төзү турында 116 хәбәрнамә алынды, килешүләрне өзү буенча — 53. Бүгенге көндә районда 84 чит ил гражданы хезмәт эшчәнлеге башкара.
2025 елда ЗАГС бүлегендә чит ил гражданнары катнашында 2 акт теркәлде: — 1 туу очрагы (баланың әтисе — Әзербайжан гражданы, баланың әнисе Көшкәтбаш авылында теркәлгән, Әзербайҗан Республикасында яшиләр); никахлашу 1 очрак (кияү — Балтач районыннан (СВО), кәләш — Төрекмәнстан Республикасы гражданкасы, Түбән Кенә авылында яшиләр).
Районыбыз территориясенә кайтып яши башлаган һәр гаилә җитәкчеләребез күзлегеннән төшеп калырга тиеш түгел. Кайтучыларны җирле мохиткә, озак еллар формалашып килгән традицияләребезгә нигезләнгән идиологик эш оештыру зарур. Укырга, эшләргә, мәдәниятебезне өйрәнергә һәркемгә җылы мәнәсәбәт булырга тиеш. Бу эштә авыл җирлеге башлык-лары, мәктәп коллективлары, мәдәният хезмәткәрләре, полициянең участок вәкилләре, гомумән, халыкка якын торган хезмәткәрләрнең роле зур һәм ул бердәм башкарылырга тиеш.
Районыбызда мөселман, православие конфессияләре вәкилләре рухи кыйммәтләрне кайтаруга зур өлеш кертәләр. Соңгы елларда дин йортларына даими йөрүчеләр саны да артуы күзәтелә. Мәчетләрдә — җомга намазлары, чиркәүләрдә һәр якшәмбе "Воскресная служба»лар уза.
Районда ислам дине сәясәтенең төп юнәлеше район мөхтәсибәтенең Үзәк мәчете аша формалаша. Татарстан Республикасы Рәисе администрациясенең эчке сәясәт департаменты, Татарстан Республикасы Диния нәзарәте белән берлектә имамнарның белемнәрен күтәрү һәм камилләштерү өстендә даими эш алып бара.
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан Югары мәдрәсәсенең Балтачта кичке бүлеге эшләп килә. Биредә атнага 3 көн 8.00дән 12.00гә кадәр һәм 17.00дән 21.00гә кадәр 4 курс, 150 шәкерт белем ала. Әлеге курсларны тәмамлаганнан соң шәкертләр Казан мәдрәсәсе дипломын алып чыгалар.
Башлангыч дини белем алырга теләгән ирләр, хатыннар һәм мәктәп яшендәге балалар өчен дә мәчет каршындагы курслар һәрдаим оештырылып килә.
Районыбызда милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең тотрыклылыгында һәр айның беренче пәнҗешәмбесендә Җәлил хәзрәт, районыбыз мөхтәсибәте, имамнарыбыз, район башкарма комитететы җиткәчесенең урынбасары, кварталга бер полиция һәм прокуратура хезмәткәрләре белән үткәреп килүче жыелышларның да роле зур.
Район мөхтәсибәтенең яшьләр буенча эшли торган тармагына интернет челтәрен нәкъ менә үзебезнең мәсхәбнең асылын, халкыбызның буыннан-буынга килгән традицияләрен пропагандалауда нәтиҗәле каналы итәргә кирәк. Тәрбиянең иң үтемлесе — ул гаилә тәрбиясе. Көндәлек тормышта башка милләт кешеләренә карата яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү, шул тәрбиягә үз дин нигезләрен салу — иң элек гаиләдән башланырга тиеш.
Бүгенге көндә китапханәләрдә барлыгы 532430 данә китап исәпләнелә: шуның 246 278 данәсе — татар, 6326 данәсе — удмурт, 416 данә — мари һәм 280877данә — рус, чит телдә 134 данә китап исәпләнә.
Китапханә эшчәнлеге үз эченә тел мохитен саклау, халыклар арасында дустанә мөнәсәбәтне югалтмау, ватанпәрвәрлек, миллилек хисен буыннардан-буыннарга дәвам итәр өчен, яңадан-яңа эш алымнары белән төрле яшьтәге, төрле милләт китап укучыларын үз тирәсенә җыйный.
Районыбыз китапханәчеләре фондта экстремистик юнәлештәге әдәбиятны булдырмау максатында эш алып баралар. Экстримистик әдәбият исемлеге нигезендә экстремистик дип табылган китаплар фондтан алына, исемлеге папкаларга теркәлеп барыла.
Районыбызда төрле милләт вәкилләренең дус бер гаилә булып яшәүләре бик тирәннән килә, шунлыктан, конфессияара мөнәсәбәтләрнең шактый бай тәҗрибәсе тупланган халкыбызның мәдәниятен, телләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап, көн күрү өчен мөмкинлекләребез бик күп.
Мәдәният учаклары хезмәтенең иң төп юнәлеше — районыбызда милли гореф-гадәтләрне барлап, сак-лап эш оештыру. Бу юнәлеш уздырган һәрбер чарада чагылыш ала. Ел әйләнәсендә иҗади эшләребез белән беррәттән республикакүләм бәйгеләрдә, чараларда катнашу даими оештырылып килә.
2024 елда Балтач бистәсенең Шушма буе ял паркында барлык авылларның көнкүрешен, кәсебен, мәдәниятен тасвирлаган «Шушма моңнары» проекты тормышка ашырылды. Җәй дәвамында барган әлеге зур бәйгедә талантлы һәм күркәм гаиләләрнең чыгышлары белән халык хозурланды, җирлекләрдә яшәүче оста кулларның эшләре белән танышып, яшь талантлар барланды. Быел да проект Ватанны саклаучылар елы, районыбызның 95 еллыгы кысаларында Балтач бистәсендә урнашкан оешма-предприятиеләр, учреждениеләр арасында дәвам итте.
28 июнь көнне Балтач районы милли удмурт мәдәниятен яратучыларны җәлеп итү үзәгенә әверелде. Чепья авылында «Гырон быдтон» республика бәйрәме узды, биредә Татарстан Республикасыннан, Удмуртия һәм Киров өлкәләреннән кунаклар җыелды.
Бүгенге көндә милли бәйрәмнәребез, йолалар, гореф-гадәтләребез яңадан торгызылып, яңартылып, заман төсмерләре биреп үткәрелә башладылар. Аларны халык аңлап, хөрмәт итә икән, тел яши, милләт яши, тормыш дәвам итә.
Бергә башкара торган хезмәтебез районыбызның милләтара, диннәр арасындагы дуслыгында чагылыш табар дип ышанам. Башка эшләребезне без нәкъ менә шуларга таянып кына башкара алачакбыз. Моннан тыш, Балтачыбызның киләчәге турында сөйләү мөмкин түгел.
Илһам Гайнетдинов,
Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев