Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Рамазан аена биналарны бизәү бәйгесе җиңүчесенә хаҗ юлламасы тапшырылачак

Иң матур бизәлешне башкаручыга «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми операторыннан хаҗга юллама бүләк ителәчәк

Быел Татарстан мөфтияте 26 көннән җитәчәк изге Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннарының иң матур бизәлештә ярышу буенча икенче тапкыр «Нурлы Рамазан» бәйгесен игълан итте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә дип яза Татинформ

Республикада изге ай мохитен тудыру һәм бәйгедә катнашу өчен иҗтимагый, коммерцияле, шәхси, дәүләт, дини оешмалар, физик затлар чакырыла. Моның өчен алар халыкка хезмәт күрсәтү урыннарында — кафе һәм рестораннар, кибетләр һәм сәүдә үзәкләре, салоннар, мәчетләр, уку йортлары кебек теләсә кайсы биналарның керү өлешен бәйрәмчә итеп бизәргә тиешләр.

Иң матур бизәлешне башкаручыга «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми операторыннан хаҗга юллама бүләк ителәчәк. Бәйгенең калган җиңүчеләрен шулай ук мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр көтә.

Конкурс кагыйдәләре буенча, бинага керү юлларын һәм җәмәгать урыннарының тышкы ягы бизәлеше Рамазан ае төгәлләнгәнче сакланырга тиеш. Бәйгедә катнашу шартлары белән тулырак Диния нәзарәте сайтында танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хаҗга юллама