Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Якыныңны югалту бик авыр

Бик авыр чагыбыз, әмма йөрәк түребездә хәсрәт уты белән янәшә рәхмәт хисләре дә яши.

Шушы көннәрдә яраткан тормыш иптәшем, балаларымның сөекле әтисе Рифат Вәгыйз улы Ибраһимов якты дөньяларны калдырып, бакыйлыкка күчте. Бик авыр чагыбыз, әмма йөрәк түребездә хәсрәт уты белән янәшә рәхмәт хисләре дә яши. Район газетасы аша тормыш иптәшемә рәхимле булган якын туганнарына, хөрмәтле хезмәттәшләренә, ак халатлы шәфкать ияләренә рәхмәт сүзләрен ирештерәсебез килә. Иптәшем көчле авырып, операцияләр кичергәннән соң, бер ел да ун ай авыр хәлдә урын өстендә ятты. Рифат авырый башлаган көннән алып үзе эшләгән «Водстрой» ширкәте җитәкчесе Рифат Закиров төп таянычыбыз булды, аның аркасында без район һәм кала хастаханәләрендә һичнинди кыенлыклар күрми дәваландык, хезмәттәшләре һәрчак хәлен белделәр, үзе белән бергә эшләгән Габделнур Вәлиев, Габделфәрт Нәкыйпов гел килеп, ярдәмләшеп торды, бухгалтерия кызлары бер бәйрәмнән дә калдырмадылар, күчтәнәчләрен дә китерделәр, исәнлеген дә белештеләр. Мин бу хезмәт коллективыннан бик тә канәгать, үзе дә эшен бик яратып эшләде, гел хөрмәтләнде. Район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлеге хезмәткәрләренә рәхмәтләребез чиксез, бик күп тапкырлар аларның ярдәме белән кадерле кешебез сулыш алды. Туганнарына рәхмәтләребезне әйтеп бетерә алмыйбыз, андый туганнар беркемдә дә юктыр ул, һәрчак янәшәдә булдылар, ярдәм кирәкмиме дип сорап кына тордылар. Авыр вакытыбызда ярдәмгә килгән һәркем гомерләре буе рәхәт яшәсеннәр, яман чирләр ерак йөрсен, борчу-мәшәкать күрмәсеннәр, гаиләләре тигез, имин булсын. Барысына да зур рәхмәт. Рифатыбызның да урыны җәннәт түрләрендә булсын, бик яхшы кеше иде.

Фәйрүзә Ибраһимова,
Балтач бистәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев