Безнең гаиләдә китапның кадере зур
Тагын бер начар ягым да бар - китапның урта бер җирендә озак вакытка бүленсәм, укуымны кире дәвам итә алмыйм ...
Кичә генә Мәхмүт Хәсәновның «Язгы аҗаган» китабын тәмамлап, бик тирән тәэсирләр алдым. Нишләптер соңгы вакытта мине халкыбызның сугышка кадәр, сугыштан соңгы чорлары, шул чордагы яшьләрнең тормышы, мәхәббәте бигрәк тә дулкынландыра.
Татар авторларыннан Әмирхан Еники, Фоат Садриев, Аяз Гыйләҗев, Мәхмүт Хәсәнов, Мөхәммәт Мәһдиев һәм Гадел Кутуйны аерып әйтер идем. Шигърияттә өстенлекне Илсөяр Иксанова, Саҗидә Сөләйманова, Хәсән Туфан, Рәшит Әхмәтҗанов, Йолдыз Миңнуллина, Луиза Янсуар иҗатына бирәм.
Безнең гаиләдә китапның кадере зур. Бәйрәмнәрдә дә нәрсә бүләк итәргә дигән сорауга җавап гади: Китап! Өйдәге китапханәбезгә өстәлгән яңа китапларны ирем белән чиратлап укыйбыз. Кайвакыт ул укый башлый да мин үзе югында, урлашып, аннан алдарак укып чыгам. Андый чакларда һәрвакыт беренче булырга яраткан иремнең бераз кәефе кырыла. Хәзер ике яшь ярымлык кызыбыз да, безнең китап тотып утырганны күрсә, кулына китап алып, үз телендә озын-озак итеп романнар «укый».
Чыганак: http://matbugat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев