Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Районыбызда чүп җыю мәсьәләсе тәртиптәме? (+сораштыру)

Элек елга буйлары әкәмәт иде. Кайда аулак урын бар, кеше чүпне шунда ташлады.

Авылларда чүплекне бетерә башлагач, кешеләр чүпне яшертен генә түгә башлады. Тирә-юньне пычраткан өчен штраф түләүдән куркып, кеше-кара күрмәгән җиргә арбасы белән илтеп аударучылар да булды. Җәй көне урманга баргач, тегендә-монда түгеп калдырган чүпләргә исең китә торган. Ниләр генә юк. Тиресе дә, көнкүреш калдыклары да...

Чүп җыюны оетыргач, хәл беразга үзгәрде. Әмма кайбе­рәүләрдә әле дә табигатькә сакчыл караш җитми.  Бик начар гадәт инде бу!

Ә сез ничек уйлыйсыз?

* Бүре баласын бүреккә салсаң да, урманга карый диләр бит. Безнең халык үзгәрмәс инде ул.

* Бик яхшы гамәл булды ул, тирә-юньдәге чүптән котылдык.

* Авыл җирендә яшәүчеләр өчен каршылыгы күп инде аның, барлык чүпне чыгарып булмый бит.

* Кайбер җирлекләрдә ике атнага бер җыюлары гына бераз кыенлык тудыра.

* Без чүп җыйганга акча түлибез, ә кайберәүләр килешүгә кул куймады, әмма чүпләрен чыгаралар, шунысы гына ачуны чыгара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хэзер. Аллага шокер. чупне жыялар, алып китэлэр, рэхмэт, кайда куябыз аларны . билгесез, бер чомгылдадыр инде...,аерып жыя алабызмы икэн?