«Романтик» лагеры әти-әниләр көненә дәште
18 көн бер көн кебек үтеп тә китте
Районыбызның бик матур урынында – табигать кочагында урнашкан җәйге лагерь: заманча, креатив, якты төсләр белән һәр яшүсмер йөрәгендә ут кабызды. Барлык уңайлыклары да булган балалар яши торган бүлмәләр, уен, спорт мәйданчыклары дисеңме, исең китәрлек!
Балаларның үзләре әйтүенчә, 18 көн 1 көн кебек үтеп тә китте. Чараларның төрлелеге бу, әлбәттә, педагог -оештыручыларның, вожатыйларның зур тырышлыгы нәтиҗәсе. 100 баланы да бер учка туплап, иң күңелле, кадерле мизгелләр бүләк иткәннәре өчен зур рәхмәт аларга. Бер генә минут та буш вакытлары булмаган балалар һәрдаим тулы канлы тормыш белән яшәде.
Икенче смена да тәмамланды. Дуслык учагы тирәли җыелган романтиклыларның күзләрендә яшь, моңсулык... Алар, вожатыйларын кысып кочаклый, киләсе елга, һичшиксез, шушы урында очрашачакларына сүз бирәләр! 100 йөрәктә дә үз урынын, истәлекләрен калдырган «Романтик» җәйге ял лагерына 100 балл куеп, күңелле, файдалы ял өчен тагын бер тапкыр рәхмәт сүзләрен җиткерәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев