Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 2026 ел башыннан бала табу сертификатларын 74 млн сумга күбрәк бирде
2026 елда бала табу сертификатының гомуми бәясе 12 мең сум дәрәҗәсендә саклана
2026 ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге бала табу сертификатлары буенча хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә 74,7 млн. сум акча җибәргән. Беренче елда йөклелек, бала табу һәм балалар артыннан профилактик күзәтү чорында 6 меңнән артык хатын-кызга финанс ярдәме күрсәтелгән.
Электрон бала тудыру сертификаты хатын-кызлар консультациясенә, бала тудыру йорты яисә балалар поликлиникасына беренче визиты вакытында формалаша. Булачак әнигә паспорт, ОМС полисы һәм СНИЛС бирергә кирәк. Медицина оешмасы исәпкә куелганнан соң бер эш көне дәвамында сертификат төзи, ә бөтен мәгълүмат «Дәүләт хезмәте» порталында шәхси кабинетта була башлый.
2026 елда бала табу сертификатының гомуми бәясе 12 мең сум дәрәҗәсендә саклана. Бу акчалар максатчан рәвештә медицина оешмалары арасында бүленә: йөклелек вакытында хатын-кызның амбулатор күзәтүенә 3 мең сум, 1 мең — хокукый, психологик һәм медик-социаль ярдәмгә, 6 мең — бала табуда һәм аннан соңгы чорда медицина ярдәменә һәм тагын 2 мең — баланы гомеренең беренче елында профилактик тикшерүгә.
«Шуны аңлау мөһим, әгәр дә хатын-кыз мәҗбүри медицина иминияте полисы (ОМС) буенча күзәтелә икән, бала тудыру сертификаты чаралары турыдан-туры медицина оешмаларына керә, бу аларның максатчан кулланылышын гарантияли һәм табибларга булачак әниләрне һәм яңа туган балаларны төп — сыйфатлы күзәтүдә тупланырга мөмкинлек бирә. Әгәр булачак әни түләүле нигездә күзәтелсә, бала табу сертификаты формалашмый, һәм түләүле нигездә күрсәтелгән хезмәтләр түләнми.
Мәҗбүри медицина иминияте кысаларында медицина оешмалары күрсәткән хезмәтләр генә түләнә», — дип билгеләде Россия Софиаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев