Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов: «Балтач гөрләп торсын!»

«Сезнең күптәннән зур хыял бар иде — Балтачта Боз сарае булдыру. Ул хыялыгыз тормышка ашты»

Чәршәмбе көнне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов районыбызга булган эш сәфәре кысаларында яңа «Балтач Арена» боз сараенда булды. 3366,10 квадрат метр мәйданлы бинада 56×26 метр зурлыктагы ясалма бозлы ябык шугалак урнашкан. Килүчеләр өчен уңайлы чишенү бүлмәләре, душ кабиналары, тимераякларны прокатка бирү пункты һәм медицина кабинеты бар. Әлеге мәһабәт бинаны «СтройИнжиниринг» оешмасы кыска вакыт аралыгында эшләп чыкты. 

Боз сараенда республика Рәисен Балтач мәктәбе, Балтач гимназиясе, Норма мәктәбе һәм Карадуган гимназиясенең яшь хоккейчылары һәм фигуралы шуу остасы каршы алды. 
— Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, килгән кунак-лар, райондашлар, бүген районыбызда искиткеч зур вакыйга — озак көткән Боз сарае үз эшен башлап җибәрә. Ул безнең өчен чынлап та бик кирәк иде. Рөстәм Нургалиевич, район халкының гозерен тыңлап, теләктәшлек күрсәтеп, шушындый Боз сарае төзергә булышканыгыз өчен район халкы исеменнән ихластан олы рәхмәтебезне белдерәбез. Боз сарае игелекле эшләре белән безне тагын да сөендерер дигән ышанычта калабыз, — дип район башлыгы Рамил Нотфуллин сүзне Рәисебезнең үзенә бирде.

— Хәерле көн хөрмәтле балалар, балтачлылар. Сезнең күптәннән зур хыял бар иде — Балтачта Боз сарае булдыру. Ул хыялыгыз тормышка ашты. Бүген менә шушы матур Боз сараенда тәүге турнирны үткәрәсез. Биредә фигуралы шууга, хоккей уйнарга, боздагы бүтән спорт төрләренә бөтен мөмкинлекләр дә бар. Боз сарае игелекле булсын, рәхәтен күрегез, уңышлар сезгә, — дип изге теләкләрен ирештерде Рөстәм Миңнеханов һәм Боз сарае директоры Инсаф Газыймовка "Балтач Арена«ны матди-техник җиһазлауга сертификат тапшырды.

Боз сараеннан соң кунаклар Каенлык урамында урнашкан яңа күпфатирлы йортка юл алдылар — Дәүләт торак фонды программасы буенча төзелгән йортны файдалануга тапшыруда катнаштылар. Өч катлы бер подъездлы бу йортта күп балалы гаиләләр, ятим балалар, социаль өлкә хезмәткәрләре, шәфкать туташлары, табиблар яшәячәк. 
Ачылыш вакытында район башлыгы Рамил Нотфуллин: «Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Килгән кунак-лар, хөрмәтле райондашлар! Без бүген район халкы көтеп алган күпфатирлы йортны халык кулланышына тапшырабыз. Йорт салу, фатир алу бик чыгымлы да, күңелле дә мәшәкать. Бу яңа торак йорт районыбыз өчен бик кирәкле социаль объект. Бүген 8 гаиләбез үз кулларына яңа фатир ачкычларын ала. Сезне әлеге зур вакыйга белән котлыйм, һәркайсыгызның шатлыгын уртаклашам. Йортны төзүдә катнашкан „КСК Гарант“ оешмасына, үзебезнең район төзүчеләренә һәм көче кергән һәркемгә рәхмәтемне белдерәм. Районыбызда барган барлык уңай үзгәрешләр республикабыз җитәкчелеге белән аңлашып, уртак тел табып эшләвебез нәтиҗәсе. Районга һәрдаим теләктәшлек күрсәтүегез, ярдәмегез өчен зур рәхмәт, сезгә, Рөстәм Нургалиевич!» дип изге теләкләрен һәм рәхмәт хисләрен ирештерде.

Рөстәм Миңнеханов яңа фатирга күчүчеләрне бу шатлыклы вакыйга белән котлап: «Балтач бик матур булып үзгәреп килә. Боз сарае да мәһабәт бина булып чыккан. Яңа йорт та 8 гаиләгә үз ишекләрен ачты. Һәммәгезгә дә рәхәтен, игелеген күрергә насыйп булсын. Исән-сау булыгыз. Шундый матур йортлар районыгызда күбрәк булсын. Балтач гөрләп торсын!», диде. Аннары Татарстан Рәисе яңа йортта торак алган күпбалалы Наталья һәм Ринат Әхмәтҗановлар гаиләсенә кунакка керде, аларга бүләкләр тапшырып узды. Яңа фатирлы булган Әхмәтҗановлар гаиләсе Рәисебезгә рәхмәтләрен ирештерделәр.
Иң соңыннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөрбаш авылында малайлар өчен мөселман пансионатында булды. Пансионат 2018 елда ТР Мөселманнары диния нәзарәте баш казые Җәлил Фазлыев инициативасы белән эшли башлады. Пансионатның төп бурычы — малайларга (5-11 сыйныфлар) рухи тәрбия бирү һәм дини оешмалар өчен булачак кадрларны алга таба формалаштыру. 

Көндез балалар җирле мәктәпкә йөри, ә кичен һәм ял көннәрендә — рухи-әхлакый тәрбия буенча факультатив дәресләр ала. Хәзерге вакытта пансионатта Әлмәт, Арча, Балтач, Кукмара, Саба районнарыннан, Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән, шулай ук Чуаш Республикасының Шыгырдан авылыннан 22 бала даими яши. Балалар барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин ителгән: кием-салым, канцелярия товарлары һ.б. Яшәү һәм туклану бушлай.

Киләчәктә мөселман пансионатын тәмам-лаучылар Татарстан мәдрәсәләрендә, Россия ислам институтында һәм Болгар ислам академиясендә укуларын дәвам итә алалар.
Рөстәм Нургали улы Җәлил хәзрәткә киләчәктә дә эшләрендә уңышлар теләп калды, үрнәк итеп куярлык, эшчәнлеге бик кирәк булган пансионат булуларын да искәртеп узды.
Фото һәм мәгълүматлар ТР Рәисенең Матбугат хезмәтеннән алынды

Чыганак: https://rais.tatarstan.ru/tat/pressa/photoreports/photoreport/10595539.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев