Рәфкать ага туган җире, туган авылы өчен җан атып яши
Рәфхәт абый Зарипов Түнтәр авылында гомер буе балаларга белем-тәрбия биргән, бергә эшләгән хезмәттәшләренең, авылдашларының һәм райондашларның олы ихтирамын яулаган күренекле шәхес.
Рәфхәт әфәнде — «Тирән тамырлы Түнтәрем», «Җиде бабаңны беләсеңме?», «Аллаһка якынаю юлында», «Түнтәр авылының мәчет-мәдрәсәләре тарихы», «Тарих һәм чынбарлык», «Хәтер сандыгы» исемле һәркайсы Түнтәр авылы тарихын төрле яклап яктыртучы, кыйммәтле мәгълүматлар, күп сандагы тарихи фотолар, документлар белән баетылган китаплар авторы да.
Шул хезмәтләргә өстәп, район мәгариф тарихына багышлаган ике фундаменталь хезмәт авторы булуын, шулай ук Норма авылына багышланган ике томнан торган китапны төзүче дә икәнен әйтсәк, гомерен тарих битләрендәге ак тапларны киметүгә, буыннарны барлауга багышлаган шәхеснең моңарчы иҗат иткән хезмәтенең гаять бәрәкәтле икәнен күрәбез.
Язманың дәвамы белән «хезмәт» газетасының 35 санында таныша аласыз
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев