“Рәйсә апа мине яратты, чебуреки ашатты”
Яңгул авыл җирлеге башлыгы Ринат әфәнденең бу сүзләре өйдәгеләрне дә, килгән кунакларны да елмаерга-көләргә мәҗбүр итте
. 90 яшьлек юбилярны район башлыгы исеменнән котларга килгән җитәкче Наил Сабирҗанов белән социаль яклау бүлеге белгече Гөлнара Әхмәдиеваның бүләкләрен Рәйсә апа күз яшьләре аша кабул итте, тантанада катнашучыларның да күзләрендә яшь бөртекләре бәреп чыккан иде. Ә инде Ринат әфәнде "Рәйсә апа пешергән ризыкларны бик күп ашадык", дип, үзе дә торт күтәреп килгән.5Рәйсә апаның соңгы эш урыны - Яңгул урта мәктәбе интернаты, биредә ул балаларга ашарга пешереп, чисталыкны кайгыртып, гаять тә игелекле, рәхмәтле хезмәт башкарган. Район мәгариф бүлеге мөдире Алия Зәкиева белән Яңгул урта мәктәбе директоры Наил әфәнде дә: "Син безнең кеше, үз кешебез", дип, Рәйсә әбинең аркасыннан сөйделәр.
Рәйсә апа Ор авылы кызы. Дүрт сыйныф белемнән соң укуын ташлый, колхозда эшли башлый. Яңгул авылының Заһир исемле тракторчы егетенә кияүгә чыга. Фермада сыерлар сава, ул чорларга хас күчерү алымы белән аны мәктәпкә пешекче итеп билгелиләр. Һичнинди махсус белемсез, табигый сәләткә генә ия Рәйсә апаның ризыклары телеңне йотарлык була.
- Ул чакта Яңгул мәктәбендә 500-600 бала укый иде, күрше Ор, Биктәш, Алан, Салавыч Сәрдегәненнән килеп укыдылар, интернатта тордылар,- дип искә ала Рәйсә апаның төп йорттагы улы Дамир абый.- Әни аларның һәрберсен үз баласыдай кайгырткан, җылы карашын кызганмаган, шуңа да әнине бик сагынып, яратып искә алалар, мактап сөйлиләр. Безгә бик рәхәт әни турында шундый җылы сүзләр ишетү.
Рәйсә апа үзе дә 6 балага тормыш бүләк иткән ана. "Хәзер берне алып кайтырга өркеп торалар. Без ничек курыкмый ташыганбыздыр", ди ул уены-чыны белән бергә. Киленем бик әйбәт минем, ди әби үзе ишетә микән дигәндәй күзләре белән киленен эзләп. Килен кеше дә "Әнине үзем карыйм, мунчасын да үзем кертәм, юындырам, берәүгә дә ышанып тапшырмыйм", ди. Төп йорттагы килен кайнана өчен яши-яши бик кадерлегә әйләнә шул. Рәйсә апаның олы улы белән бер кызы Әлмәт каласында яши, Таһиры Казанда, Кәүсәриясе Малмыж Кәннәсендә кияүдә, Зәмзәмияләр авылда. Төпчек улы Дамир -төп йортта.
- Бу йортта беркайчан да бала-чага тавышы тынмады,- ди җирлек башлыгы.-Үзләренекеннән тыш авылдашларының балалары да сыйды бирегә". Бөтенебезнең дә балалары биредә үсте, әни карады, тәрбияләде, ди ул-кызлары да. Хәзер дә бу йортта өч буын яшиләр, хөрмәткә лаек Рәйсә апа, улы белән килене, онык Булат, һәм дә аның хәләл җефете.
- Районыбызда шушындый гаиләләрнең булуы, әйтергә кирәк, күп булуы олы куаныч,- ди Наил Нургаязович.- Балалар - үзегезнең җимешләр, әниләренә карата кадер-хөрмәте - тәрбиягезнең көзгесе ул.
Башлангычны тәмамлауга, гаиләдә олы бала буларак, иңнәренә авыр хезмәт йөге алган әтисез ятимә (әтиләре сугышта үлә) тормыш кыенлыкларын кичкәндә дә рәхимле булып кала алган. Төп йортта килен булып күпме яшәлгән. "Кайнанам бик әйбәт кеше иде, килешеп яшәдек,- ди Рәйсә әби.- Эшләгәндә дә кеше белән әрләшмәдем, хезмәттәшем Зөлфирә белән дус-тату эшләдек, хезмәтемне яраттым. Бүгенге тормышыма мең шөкер. Бер моң-зарлар да юк бит, дип, хәйраннар калып яшим...Елларга иминлек, дөньяларга тынычлык, гаиләләргә бәхет телим." Әнә шулай озатып калды безне юбиляр Рәйсә әби чәчәк бәйләмнәренә күмелеп, һәм Рәсәй Президенты исеменнән килгән котлау хатын кулыннан да ычкындырмый. Без дә үз чиратыбызда Яңгул авылындаа гомер кичерүче Рәйсә әби Шәрифуллинага бәхетле картлык, исәнлек-саулык теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев