Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Җәмгыять

Сабан туе — ата-бабалардан калган изге мирас

– Сабантуе ул безнең Балтачыбызда күпмилләтле халкыбызның уртак бәйрәме, – диде Балтач муниципаль районы башлыгы үзенең ялкынлы чыгышында

Балтач Сабан туенда җитәкчеләребез быел Татарстаныбызда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елын зурлап, озак еллар хезмәт тәҗрибәсе туплаган, төрле чорларда эшләп, районыбызның бәрәкәтле яшәешенә үзеннән зур өлеш керткән авыл хуҗалыгы һәм җитештерү тармагы алдынгыларына, ветераннарга, Әфган сугышы, Чечня хәрби хәрәкәте, махсус хәрби операция вәкилләренә бүләкләр тапшырдылар. Район башлыгы Рамил Нотфуллин, бәйрәмебез кунаклары аларның һәрберсенең кулын кысып, рәхмәт хисләрен җиткерделәр.

Дулкынландыргыч мизгелләрнең сәбәпчеләре менә кемнәр алар — «Татарстан» җәмгыятеннән 41 ел сыер савучы булып эшләгән хезмәт ветераны Раилә Рәхмәтуллина белән 43 ел электр белән эретеп ябыштыручы Габделхәй Гарифуллин. «Маяк» җәмгыятеннән машина йөртүче Равил Гыйззәтуллин, әле дә эшли, әле дә сафта. 

Тимирязев исемендәге җәмгыятьтән 41 ел гомерен тимерчелеккә багышлаган Фердинант Ильясов; «Якты юл» җәмгыятенең сөтчелек фермасы слесаре Илдар Гарифуллин; «Сорнай» җәмгыятеннән тракторчы Юрий Герасимов, эш тәҗрибәсе 25 ел; «Яңа тормыш» җәмгыятеннән 41 ел терлекчелек буенча хисапчы булып эшләгән Әлфия Нәбиева; «Сосна» җәмгыятеннән 47 ел машина йөртүче булып эшләгән Илһам Муллагалиев, бүгенге көндә дә яраткан хезмәтендә; «Борнак» җәмгыятенең уңган машина йөртүчесе Раузит Габдрахманов; «Активист» хуҗалыгыннан йөк машинасы йөртүчесе Николай Шакаев, эш тәҗрибәсе 44 ел; «Смәел» җәмгыятенең алдынгы машина йөртүчесе Илдус Хәкимҗанов; «Кама» хуҗалыгыннан механизатор Мансур Шәйхетдинов; «Дуслык» җәмгыятеннән машина йөртүче Константин Николаев; «Алга» җәмгыятеннән 42 ел сыер савучы булып хезмәт куйган Мәймүнә Нурмөхәммәтова; Тукай исемендәге җәмгыятьтә 43 ел тракторчы булып эшләгән Рәдиф Гарифҗанов; «Арбор» җәмгыятеннән 52 еллык эш тәҗрибәсенә ия Рефат Гобәев, 42 елын механизатор һөнәренә багышлаган; «Труд» җәмгыятеннән Нина Михайлова, 31 ел терлекчелек өлкәсендә хезмәт куйган; «Игенче» хуҗалыгыннан Габделхәй Мөхәммәтшин, 57 ел гомерен механизатор һөнәренә багышлаган; «Бөрбаш» җәмгыятеннән 54 ел машина йөртүче булып эшләгән Хәернас Хәкимов, лаекла ялда булуына карамастан, бүген дэ яраткан хезмәтендә ул; «Кызыл юл» хуҗалыгыннан сөтчелек блогы операторы Әнәс Ризванов; 41 еллык хезмәт тәҗрибәсенә ия «Уңыш» җәмгыяте тракторчысы Самат Фатыйхов; «Сельхозтехника» оешмасында 40 ел диспетчер вазыйфасын башкарган Гөлсия Шакирова, «Сельхозхимия» оешмасының ветеран тракторчысы Нурислам Нәфыйков, Балтач мех фабрикасында 46 ел тегүче булып эшләүче Кадрия Гайнетдинова, «Кирпеч заводы» слесаре Геннадий Кузьмин, эш стажы 54 ел; «Карадуган мебель фабрикасы» ветераны-югары дәрәҗәдәге балта остасы Мәгазь Габдуллин; район кулланучылар җәмгыяте ветераны — 42 ел өлкән кондитер булып эшләгән Резәлия Әскарова; Чепья "Сельхозтехника«сында 43 ел инженер булып хезмәт куйган Александр Андреев; юл төзү идарәсендә 43 ел тракторчы булып эшләгән Нурулла Насыйбуллин; сөт-май комбинатында 40 ел сыр ясау цехында эшләүче Гөлфия Гайфетдинова; 44 ел гомерен халыкның сәламәтлеген саклауга багышлаган Рәшит Шәфигуллин, районыбызның танылган тренер — укытучысы, 47 ел гомерен балаларга багышлаган остаз Рәлиф Әскаров; 41 ел Ор авыл клубы мөдире булып хезмәт куйган мәдәният өлкәсе ветераны Вәзил Вәлиев; мәгариф ветераны, күп еллар Чепья урта мәктәбен җитәкләгән Василий Трофимов, эш тәҗрибәсе 45 ел; Әфганстан сугышы ветераны Рәдиф Гатиятуллин, Чечня сугышы ветераны Марат Сабитов, махсус хәрби операция ветераны Нияз Ризванов.

Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин, мөхтәрәм кунакларыбыз, Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов (Мамадыш районының экс-башлыгы), Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Бохараев, табигать байлыкларын файдалануга күзәтчелек итүче регионара Идел-Кама Федераль идарәсенең җитәкчесе, «Балтач» якташлар җәмгыяте рәисе Фаяз Шакиров җылы, ихлас теләкләрен җиткерделәр. Татарс-тан Республикасының Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлау сәламнәрен ирештерде.

— Сабантуе ул безнең Балтачыбызда күпмилләтле халкыбызның уртак бәйрәме, — диде Балтач муниципаль районы башлыгы үзенең ялкынлы чыгышында. Һәм бу нәкь шулай да, татар, рус, удмурт, мари халкы бергәләп көн күрә, хезмәт баскычлары буйлап күтәрелә, хәтта ил сагында да безнең егетләребез бергә көрәшә, җиңүгә омтыла. Килгән кунакларның Балтачның гүзәлләгенә, халкының уңганлыгына сокланып әйткән һәр сүзе мәдхиягә тиң иде. «Кызыл юл» авыл хуҗалыгы кооперативы механизаторы Әмир Гарифуллин белән сыер савучылар — «Сосна» һәм «Яңа тормыш» җәмгыяте маяклары Гөлназ Сафина белән Фирүзә Габделхакова Балтач Сабан туе байрагын күтәргәндә күңелдәге горурлык хисләре тагын да артты, — игенчеләребез нинди куәтле техникаларда эшли бит, Әмир Рәфыйк улы менә зур егәрлекле «Класс Аксион» тракторы, «Амазон» чәчкече белән 1596 гектар җирдә язгы иген бөртекләрен җир куенына иңдерде һәм Сабан батыры дигән дәрәҗәле исемгә лаек булды. Гөлназ Нәзир кызы белән Фирүзә Мәгъсүмҗан кызларының быелның биш аенда башкарган хезмәтләре сыер савучылар арасында иң югарысы. Сабантуй әләме җилфердәве астында хезмәт алдынгылары сәхнәгә күтәрелә. Әмир Гарифуллинга кыйммәтле бүләк белән тәкә тапшырылды.

Шулай ук быелның язгы кыр эшләре чорында югары күрсәткечләргә ирешкән алдынгы механизаторлар сәхнәгә күтәрелде, алар — «Татарстан» җәмгыятеннән Азат Хәбибуллин, ул иң күп кукуруз орлыгы чәчкән механизатор, «Нью Холланд» тракторының хуҗасы, «Хорш» дигән чәчкечне иярләүче; «Якты юл» җәмгыятеннән Салават Галиев алдынгы механизаторлар арасында иң яше, ул да күтәрелде сәхнәгә, ул да «Хорш» чәчү комплексын иярли, тракторы гына башка — куәтле «К-742»; «Сосна» җәмгыятеннән Тәлгать Зарипов чылбырлы тракторлар арасында иң күп бөртекле культуралар чәчкән механизатор. Хезмәт батырларына багышлап шундый матур шигъри юллар яңгырады, — Түрдән узыгыз, хезмәт батырлары Горур атлап, киереп күкрәкне. Туган халкым ашый рәхмәт әйтеп, Сез җитештергән сөт һәм икмәкне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев