Салым түләүченең шәхси кабинетлары 1,9 млн татарстанлыда бар
Россия Салым хезмәтенә 21 ноябрьдә 35 ел тула
Салым түләүченең шәхси кабинетлары Татарстанда яшәүче 1,9 млн кешедә бар, дип хәбәр итте Федераль салым хезмәтенең республика буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин «Татар-информ»га биргән интервьюсында.
"Бүген салым түләүчеләрнең барлык категорияләре өчен шәхси кабинетлар кирәк, шул исәптән үзмәшгульләр өчен дә. 1,9 миллионга якын татарстанлы, 73 мең оешма һәм 117 мең эшмәкәр шәхси кабинетлары бар", - дип статистиканы китерде Сафиуллин.
Ул республикада яшәүчеләрнең салым инспекциясенә нигездә ике очракта килүләре турында сөйләде: электрон имза ачкычын алу (аны шәхси кабинет аша озайтып була) яки шәхси кабинетка тоташу. Салым түләүчеләр күп кенә мәсьәләләрне электрон сервислар ярдәмендә дистанцион рәвештә хәл итә алалар.
"Барлык салым органнарында диярлек чират белән идарә итү системалары кертелде, шулай ук кабул итүгә онлайн-язылу мөмкинлеге гамәлгә ашырылды. Чиратта уртача көтү вакыты 2 минут тәшкил итә", - дип хәбәр итте Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе.
Россия Салым хезмәтенә 21 ноябрьдә 35 ел тула.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев