Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Салым җыю — алдагы елга яшәешне тәэмин итү

Салым түләү турында таләпләр инде хәзер тулысы буенча электрон җайланмалар аша җибәрелә, аерым очракларда авыл Советлары аша салымнар буенча таләпләрне алып, түләргә мөмкин

Алдагы елларда ел тәмамланыр алдыннан күпләребезгә «сәлам хатлары» килә башлый иде. Моны кайберәүләр аңлап, кайберәүләр ризасызлык белән каршы алса, бүгенге көндә мондый хатларны почта аша бөтенләй алмыйбыз. Салым түләү турында таләпләр инде хәзер тулысы буенча электрон җайланмалар аша җибәрелә, аерым очракларда авыл Советлары аша салымнар буенча таләпләрне алып, түләргә мөмкин.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Галимуллин белән агымдагы елда салым түләү мәсьәләләре буенча кыскача әңгәмә уздырдык.
— Илшат Солтанович, безнең Балтач районында физик затлардан салымнар түләүнең торышы турында гомуми әйтеп китсәгез иде...
— Ел саен районда физик затлардан җыела торган салымнар күләме артып бара. 2023 елны элек белән чагыштырганда күчемсез милек, җир, транспорт салымнары 4 миллион сумга артты. 2024 ел өчен исәпләнгән мондый салымнар 59 миллион сумны тәшкил итә, димәк, без моның үтәлешен тәэмин итәргә тиешбез. Бу салымнарның 9 миллионы милек салымы, 10 миллион сумы — җир һәм 40 миллион сумы транспорт салымы. Район буенча салымнар җыю хәзергә 59 процент тәшкил итә, димәк, бу өлкәдә тырышлыкны нык арттырасы бар. Сосна, Шеңшеңәр, Пыжмара, Шубан җирлекләрендә салымнар 70 проценттан артык тупланды. Дөрес, 10нчы Саба районара салым инспекциясендәге башка кайбер районнар белән чагыштырганда, бездә хәл уңай, әмма бу тынычланырга ярый дигән сүз түгел. Чөнки салым җыюның вакыты бик кысан, 10 көннән дә азрак вакыт калып бара. 
Элек салым кәгазьләре почта хезмәте аша халыкка житкерелсә, соңгы елларда бар өлкәдә электрон түләүләр киң җәелде. Күпләрнең салым хезмәте сайтында "Шәхси кабинет«лары бар, аларга түләү таләпләре электрон рәвештә җибәрелде. Дәүләт хезмәте сайты аша да салым түләргә дигән таләп җиткерелә, аның аша да түләргә мөмкин.
Әгәр салым түләү турында таләпләр электрон юл белән шәхси кабинетка яисә сайтка килмәсә, салым түләүчегә яшәү урыны буенча салым инспекциясенә, авыл җирлекләренә яисә күпфункцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
— Салымнар түләүдә үзгәрешләр булып тора...
— Алдагы елларда физик затларга исәпләнгән салым суммасы өч ел эчендә 100 сумга тулмаса, аңа язмача хәбәр шушы өч елга бер тапкыр җибәрелә иде. Хәзер монда үзгәреш бар, салым күләме бер елга 300 сумнан артмаса, аңа салым түләү бурычы куелмый. Бу барыннан да бигрәк, күпбалалы гаиләләрнең җир өчен түләнә торган салымына кагыла, чөнки һәрбер кешегә бүлгәндә җир салымы суммасы күп булмый.
Пенсионерларның салымнарына килгәндә, салым түләү буенча ташламаларга ия булган салым түләүчеләр даирәсе Россия Федерациясе Салым кодексында билгеләнгән. Шулай ук әлеге Кодекс нигезендә муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарының норматив хокукый актлары белән аерым категорияләрдәге салым түләүчеләр өчен салым ташламалары билгеләү каралган. Бу очракта төп ташламалар пенсия яшендәгеләргә кагыла. Бу категория гражданнарга милек салымы берәр күчемсез милеккә (1 өй, 1 фатир, 1 гараж) тулы күләмдә бирелә. Ә җир салымын исәпләгәндә, пенсионерларга 6 сутый җир өчен генә ташлама каралган. Шушы мәйданнан артык җир өчен түләү гадәти нигездә исәпләнелә.
Шулай ук Федераль Законнар буенча Украинада барган хәрби хәрәкәттә катнашучыларга, сәламәтлекләре буенча зыян күрүчеләргә аерым ташламалар, шул исәптән салымнар буенча да, каралган, моның буенча район социаль бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 
— Салымнарны шәхси затлар түләгәндә иң кулай ысул нинди...
— Салымнарны Россия Федераль салым хезмәте сайтының салым түләүченең шәхси кабинетыннан файдаланучылар салымны онлайн-режимда, «Оплатить» кнопкасыннан файдаланып яки «Зап-лати налоги» сервисында УИН номерын кертеп; банк һәм почта бүлекчәләрендә; банк түләү терминаллары һәм банкларның мобиль кушымталары аша, QR-код һәм штрих-кодны сканерлап яисә УИН кертеп; УИН кертеп, дәүләт хезмәтләренең федераль һәм региональ порталлары һәм «Электронное правительство Республики Татарстан» терминалы аша түләп була.
— Илшат Солтанович, салымнарны түләү вакыты...
— Салымнарны түләп бетерү вакыты үзгәрмәде, ул — 1 декабрь. Бу көнне көтмәскә кирәк инде, бер генә көн соңга калынса да, пеня исәпләнелә башлый. Салым түләүче 2 яисә 3 декабрьдә түләрмен, алай гына суммасы арт-мый, дип уйласа, нык ялгыша. Әйткәнемчә, соңга калган һәр көн өчен пеня исәпләнә, налог үзе түләнсә дә, синең пеня булганлыктан, налог түләмәүчеләр исемлегенә керәсең. Бу исемлеккә керүчеләр, әгәр дә алар социаль яклау органнары аша субсидияләр алалар икән, (моңа күпбалалы гаиләләр, пенсионерлар күбрәк керә), бу түләүләр туктатыла һәм аларны яңадан билгеләү артыннан йөрү бик җайлы түгел.
Әгәр дә салымның алдагы елның бирәчәкләре күчкән икән, яңа ел башыннан алар эзләп алуга биреләчәк. Вакытында түләнмәгән салымнарга пеня исәпләнә, кабат түләү кәгазе (требование) җибәрелә. Түләү кәгазендә күрсәтелгән вакытта салым түләнмәсә, мәҗбүри түләттерү чаралары кулланыла. Салым Кодексының 48 нче маддәсе нигезендә, мәгълүмат судка җибәрелә, физик затның банктагы счетларына чикләү салына. Суд карары нигезендә, салым түләгәндә өстәмә түләүләр дә (госпошлина) түлисе була.
Шулай ук дәүләт бүләкләренә тәкъдим ителгән очракта да, иң элек бу затның салымнарны түләп баруы турында белешмә сорала, әгәр дә ул оешмада хезмәт куя икән, оешманың да салымнар буенча бурычлары булу-булмавы тикшерелә.
— Салым жыюда кайсы юнәлештә авырлыклар бар?
— Үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче затлар тарафыннан салым түләүдә авырлыклар бар. Бу өлкәдә аңлашылмаучылык килеп чыга тора. Аларга исәпләнелгән салым-нарның күләме аз түгел, кайберләре салым түләргә кирәклеге турында рәс-ми кәгазьләр килгәч, нишләргә белмиләр, чөнки алар үзләренең үзмәшгуль зат итеп рәсмиләштерелгәннәрен белмиләр дә. Кайберәүләр чит шәһәрләрдә төзелеш эшләрендә эшлиләр, хезмәт хакын алалар. Алар эшләгән оешма, бу затларга түләгән хезмәт хакын бухгалтерия аша күрсәтә, әмма бу кеше, алган хезмәт хакыннан үзмәшгуль зат буларак салым түлисен белми. Менә шушы исәпләнгән хезмәт хакыннан үзмәшгуль зат салым түләүне хәзер үзе иркендә түлиме, эзләп аласы буламы, бу өлкәдә ныклап эшлисе була. Ничек кенә булса да, салым түләнергә тиеш. Үзмәшгуль затларның бүгенге көндә эшләмәгәннәре дә бар, шул ук вакытта эшләп, рәсми кушымтада салым түләр өчен кергән суммаларны күрсәтмәүчеләр дә шактый, дип беләм. 2500ләп үзмәшгуль затлар исәптә тора иде, 2025 елда районда эшләмәүче (неактивный самозанятый) 991 кешене салым исәбеннән төшердек. Дөрес, яңа кешеләр салым инспекциясенә исәпкә баса, соңгы мәгълүматлар буенча районда 2300ләп үзмәшгуль зат бар. Бигрәк тә парикмахерлардан, репетиторлардан һәм шушындый хезмәт күрсәтүчеләрдән керемнәрен дөрес итеп күрсәтү сорала. Район башкарма комитеты каршында "Соры базар"га каршы эш алып баручы комиссия утырышына да чакырабыз, чөнки теркәлмичә хезмәт күрсәтү закон кысаларына сыймый. Аңлашылмаучылык килеп чыккан очракта, андый затларның счетларына кергән акчалар йөреше исәпкә алынуы да мөмкин. 
— Якын киләчәктә салымнар өлкәсендә үзгәрешләр көтеләме?
— Берничә ел салымнарны билгеләү, исәпләү, җыю өлкәсендә зур үзгәрешләр булмаган иде, әмма 2026 елда бу өлкәдә үзгәрешләр күп булачак, бу барыннан да элек оешма-предприятиеләр тарафыннан түләнә торган салым төрләренә кагылачак. Бу мәсьәлә буенча елдагыча район оешма-предприятие җитәкчеләрен, бухгалтерларны бу елны тәмамлаганда, ноябрь-декабрь аенда җыеп өйрәтү-уку оештыру күздә тотыла. 
— Илшат Солтанович, әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Әңгәмәдәш — Вакыйф Зәкиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев