Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Шубан авылы алга бара (фото)

Югары Шубан авылы белән танышуыбызны староста Рафаэль Хәйретдинов белән очрашып сөйләшүдән башладык. Гомере буе колхозда җаваплы постларда эшләгән, ә соңгы ун елда үтә дә җаваплы эшкә алынган Рафаэль абый Шубан җирлегендә тырыш, максатчан халык яшәве турында зур горурлык хисләре белән сөйләде.

- Безнең җирлектә яшәүче удмурты да, татары да дус-тату булып яши, эшләп көн күрә. Бездә зур эшмәкәрләр юк, халык нигездә терлекчелек белән шөгыльләнә, яшелчәсен, җиләк-җимешен мулдан үстерә. Авыл ныклы тормыш белән яши дип әйтергә ныклы нигез бар. "Алга" җәмгыяте үз эшчеләренә генә түгел, күченеп кайтучыларга да, лаеклы ялда булучыларга да печәнен, саламын, ашлыгын бирә. Тагын шунысын әйтергә кирәк безнең колхоз рәисе иртә вафат булганнар өлешен дә калдырмый. Тормыш иптәшләренә печәнен, ашлыгын биргән чакта, аларга тиешлесен дә бирә. Ә бит абзар тулы мал-туар асраган авыл кешесе өчен нинди зур ярдәм бу. Ашлык дигәннән халык аны амбардан өйгә алып кайтып, аннан соң аны кире тегермәнгә ташып он хәзерләү эшеннән азат, чөнки ашлык амбардан туры тегермәнгә керә дә, шәхси хуҗалыкларга он буларак кына кайта, - ди авыл старостасы.

Халык өчен уңайлылыклар Мансур Сәфәргалиев авыл советы, ә Гарәфетдин Фәләхетдинов колхоз рәисе булып эшләгән еллардан башлана. Алар җитәкчелек иткән елларда өйләргә су кертелә, юллар күтәртелеп, дамба салына, колхозчыларга беренче фатирлар төзелә башлый. Бүген дә биредә авыл халкы өчен чын күңелдән борчылган җитәкчеләр эшли. Авылда кем белән генә әңгәмә корма, һәммәсе дә җитәкчеләргә ихластан рәхмәт белдерә.

- Әллә сездә барысы да ал да, гөлме?- дим әңгәмәдешемә.
- Бездә халык элек-электән әхлаклы булды. Инде бераз гына тәртипсез булганнары да акрынлап тәртипкә өйрәнә, алга барабыз. Мондый уңай үзгәрешләр иң беренче чиратта авыл имамы Габдрәис Мөҗипов белән бәйле, - ди Рафаэль абый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250