Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Шушмага агучы суның сыйфатын балыклар белән тикшерәләр (фото)

Кариле авылында урнашкан биологик чистарту корылмасын төзекләндерү 2014 елда ТР Энергия саклаучы технологияләрне газлаштыру һәм инженерлык челтәрләре үсеше фонды карары нигезендә башкарыла.

- Иң беренче чиратта Балтачта канализация-насос станцияләре чокырлары чистартылды. Бөтен баскычлары, будкалары яңартылып, насослар автоматлаштырылды. Аэротенка чистартылып, стеналары яңартылды, һава линияләре тулысынча алыштырылды. Кыш көне өсте катмасын өчен түбәсе җылытылып, поликарбонат белән ябылды. Шул ук елны кисәк су төшенү тоткарлау өчен зур савыт куелды, ул Балтачтан килгән күләмне үзенә туплап, чистарту процессына җайлап кына кертә. Ком һәм чүп тоту рәшәткәрләре куелды. Иске ләм (иловый) мәйданчыклары тулу сәбәпле, киптерү, чистарту мөмкинлеге бирә торган яңалары булдырылды. Административ биналарга тулысынча ремонт керде. Аэротенкадан соңгы икенчел отстойникка ремонт ясалды, артык ләмне иловый чокырга куу өчен насос урнаштырылды. Яңа су китү җайланмалары куелды, - дип чистарту корылмасында булган эшләр белән таныштырды район күптармаклы торак-коммуналь хуҗалыгының баш инженеры Илнар Сөләйманов. 2014 елда әлеге эшләргә 11 миллион сум акча бүленеп бирелгән булса, 2015 елда төзекләндерү эшләренең икенче этабына 2 миллион сум күләмендә акча сарыф ителә. Илнар Сөләйманов белдерүенчә, узган ел территория буенча коймалар яңартылып, чистарту корылмасына килә торган юлдан алып асфальт түшәлгән. Җитештерү бинасына тулысынча капиталь ремонт эшләнгән, яңа лаборатория белән катнаш бина сафка баскан. Аңа көндәлек суның сыйфатын тикшереп тора торган кирәкле җиһазлар һәм элементлар кайтартылып, бүген әлеге эштә 6 кеше тырышып хезмәт куя.

- Биологик күлнең искесе начар хәлдә булу сәбәпле, территория эченә яңасы казылды, су тутырылып, балыклар җибәрелде. Балыкларның әлеге күлдә яшәве - Шушма елгасына чиста су агуны, ягъни зыян китермәүне ассызыклый. Канализация линияләре территориясе эчендә күлгә бара торган һәм күлдән Шушмага бара торган бер километр торба полиэтилен торбага алыштырылды. Килгән су күләмен исәпләү өчен счетчиклар куелды. Территория эчендәге иске канализация коелары алышынды. Иске ләм чокырына рекультивация башкарылды. 2016 елда исә, территорияне төзекләндерү, яшелләндерү, чәчәккә күмү эшләре башкарылды. Чистарту корылмалары урнашкан мәйданны бөтен яклап ылыслы һәм җиләк-җимеш агачлары белән әйләндереп алдык. Киләчәктә җил генераторын эшләтеп җибәрү планда тора. Аның ярдәмендә без электр энергиясен куллануга күпмедер экономия ясый алачакбыз, - ди баш инженер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250