Чишмәгә килүчеләр суыннан тәннәренә шифа ала һәм матурлыгыннан күңел тынычлыгы таба
Смәил авылындагы Изгеләр чишмәсе җәй җитү белән шау чәчәккә күмелә. Быелгысы да искәрмә булмас.
Күптән түгел авыл апалары җыелышып чишмәнең тирә-ягын чистартты, территорияне ямьләндереп чәчәкләр утыртты.
Тирә-юне шау чәчәктә булган мондый чишмәләр районыбызда сирәк күренеш. Бирегә килүчеләр суыннан тәннәренә шифа ала һәм матурлыгыннан күңел тынычлыгы таба.
Нет комментариев