Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Смәилнең тарихи мәгълүматлары китап битләрендә

Смәил һәвәскәре Фаварис Галиев, һөнәре буенча агроном булса да, бик теләп һәм кызыксынып авыл тарихын барлау, өйрәнү юнәлешендә җиң сызганып эшкә керешә

1990 еллар илебезгә шактый зур үзгәрешләр алып килде. Халыкның беркадәр күзе ачылды. Татар халкына да үзенең тарихын өйрәнү мөмкинлеге туды. Кешеләр үзләренең нәсел тарихларын өйрәнә башладылар. Дәүләт архивлары ачылды. Һәвәскәр тарихчылар төбәк тарихын, үзләренең авыл тарихын өйрәнергә кереште. Мәктәпләргә, шәхсән өйләргә компьютер технологиясе үтеп керү дә ярдәм итте. Дәресләрдә Татарстан тарихын расписаниегә кертеп, аерым фән буларак укыта башладылар. Һәрбер сыйныф өчен «Татарстан тарихы» дәреслекләре басылып чыкты. Югары уку йортларында татар төркемнәре барлыкка килде.

Студентлар өчен дә Татарстан тарихы дәреслекләре иҗат ителде. Хәтта югары уку йортлары өчен табигать белеме фәннәреннән дә татар телендә дәреслекләр язылды. Интеллектуаль үсеш алган укытучылар, югары белемгә ия булган башка белгечләр үзләренең авыл тарихларын, нәсел тарихларын брошюра, китап итеп туплый башлады. Аларны принтер аша чыгарып, ксерокс ярдәмендә күбәйтеп, туганнарына, дусларына, авылдашларына өләште. Авыл тарихын китап итеп эшләп, аны заманча типографияләрдә тираж белән бастыру җайга салынды. Мондый күләмле эшне башкарып чыгу өчен материаль ярдәм кирәк булды. Оешма җитәкчеләре, эшмәкәрләр бу эшкә ярдәмгә алынды. Бу юнәлештә Балтач районы энтузиастлары шактый өлгерлек күрсәтте. Күп авылларның халкы үзләренең тарихын бастырган матур китапларга ия булды. 

Смәил һәвәскәре Фаварис Галиев, һөнәре буенча агроном булса да, бик теләп һәм кызыксынып авыл тарихын барлау, өйрәнү юнәлешендә җиң сызганып эшкә кереште. 8 ел дәвамында ул, энә белән баз казыгандай, гаять зур хезмәт куйды. Смәил — районыбызның иң борынгы һәм иң зур авылларының берсе. Шунлыктан, эш кү-ләме гаять зур булды. Мәгълүматларны бер китапка гына сыйдырып бетерү мөмкин түгел иде.

Авыл тарихының әлеге беренче кисәге архив материаллары белән шыплап тулды. Бу китапта Смәил авылы тарихын чагылдырган РГАДА (Российский Государственный архив древних актов) мәгълүматлары да, ТР Дәүләт архивында саклана торган Метрикә кенәгәләре язмалары да, Киров өлкәсе архивы материаллары да түкми-чәчми тупланган. Архивлардан материал алу өчен шактый зур суммада акча кирәк. Әйтик, Мәскәүнең РГАДА архивыннан борынгы документларны эзләтү үзе бер проблема булса, аны укытып, кирилл хәрефләренә күчерү дә зур хезмәт сорый. Чөнки борынгы язмалар чиркәү-славян шрифтында язылган. Аны бары тик махсус белгечләр генә укый ала. Смәил авылының метрикә кенәгәләре язмалары да аеруча зур күләмле булып чыкты. Чөнки авыл зур, анда элек-электән халык күп яшәгән. Язмалар гарәп шрифтында, барысы да кулдан язылган. Кайбер имамнарның яки бу имамның әлеге хезмәтне алып бара торган хаттатларының (язучыларының) почерклары төрле һәм үзенчәлекле. 

Бик күп авылларның тарих китабына кертү өчен Патша Россиясе 1916-1917 елларда үткәргән авыл хуҗалыгын хисапка алу язмалары сакланмаган. Безнең бәхеткә, Смәил авылының бу мәгълүматлары тулаем Киров өлкә архивыннан табылган. Әлеге документларда авыл хуҗалыгы белән бәйле булган мәгълүматлар бик күп. Әмма кешеләр турында мәгълүматлар бик кыска. Әйтик, гаилә башлыгының гына исем-фамилиясе язылган. Әти-әнисе, хатыны, балалары, оныклары, киленнәре, абзыйлары дип аларның яшьләре күрсәтелгән дә, белемнәре бармы-юкмы икәнлеге (урысча белү-белмәве була инде) генә исәпкә алынган. Фаварис әфәнде әнә шул исемлекләрдәге 361 хуҗалыкта теркәлгән һәрбер җан иясенең (2175 кеше) исемен метрикә кенәгәләреннән эзләп, табып язып чыккан. Шуны истә тотыгыз, метрикә кенәгәсендә исемнәр гаиләләп түгел, ә туган даталары буенча теркәлгән. Язмаларны гомумиләштереп, анализлаган нәтиҗәләр дә искиткеч. Бу язмаларны тикшереп, Беренче бөтендөнья сугышы чорында Смәил авылыннан хәрби хезмәттә булган 237 ир-егетләр турында (6 баганада) киң мәгълүмат (фронтта булу, яралану һ.б.) тупланган. Бу мәгълүматларны эшкәртүдә еллар дәвамында бу эшкә Фаварисның җәмәгате Гөлсем ханымның зур булышлыгын әйтеп узу урынлы булыр. 

Фаварис Галиев җәмәгате Гөлсем ханым белән 1937-1951 елгы хуҗалык кенәгәләре мәгълүматларын берләштереп анализлау өчен дә биниһая зур көч куйган. Бу елларда авылда калган 305, читкә (кайсы гына өлкә-шәһәргә юк) күченеп киткән 196 гаилә язмышы китапка теркәлгән. Бөек Ватан сугышында катнашып, кемнәр исән кайткан, кемнәр яраланган, кемнәр һәлак булган, һәрберсе турында мәгълүмат бар. Хәтта һәр гаиләнең авылда урнашкан элекке урыны, нәсел кушаматы да игътибардан төшеп калмаган. 

Китапны дөньяга чыгару өчен шактый зур чыгымнар таләп ителә. Соңгы өч елда китапларны типографиядә бастыру бәяләре генә дә ике тапкырдан күбрәккә артты. Әлеге китапны чыгаруның барлык чыгымнарын «Смәил» җәмгыяте (җитәкчесе Илһам Шакиров) күтәрде. Китапның беренче кисәге А4 форматында 776 битле булып чыкты.

Китапның автор-төзүчесе 84нче яше белән бара. Аңа иҗади эшен дәвам итеп, авыл тарихының икенче китабын эшләп чыгу өчен көч-куәт, сәламәтлек телим.


Рәфхәт Зарипов,
Түнтәр авылының тарихын өйрәнүче,

бу китапның оригинал-макетын эшләүче һәм дизайнеры

Фото: Рәфхәт Зарипов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл тарихы