Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Шода авылында Тарлау очы чишмәсенә икенче сулыш өргәннәр

Чишмә янындагы гүзәллеккә исең китә торган, тирә-юнен чәчәкләргә күмгәннәр

«Моннан 45 ел элек Шода авылына килен булып килгәч, олы килендәшем Сания апа Тарлау очы чишмәсенә юл күрсәткәне бүгенгедәй хәтеремдә. Бик күп йөрелде бу чишмәгә. Өйләргә сулар кергәч, чишмәгә эзләр суынды. Сукмакларын агач басты, кыскасы, чишмәгә юллар өзелде.

Әмма быел киң күңелле авылдашыбыз Фәрит Хәкимҗанов инициативасы белән Тарлау очы чишмәсенә икенче сулыш өрделәр.

Чишмә төзүдә ихлас күнелдән ярдәм иткәннәре өчен «Якты юл» җәмгыяте җитәкчесе Азат Ганиевка, Рифат Закировка, Рөстәм Закировка, Реваль Шәрифуллинга, Салават Галиевка, Илнур Мәгъсүмҗановка, Һидият Хәбибуллин һәм Фәрит Хәкимҗанов гаиләләренә барлык авылдашлар исеменнән олы рәхмәтемне белдерәм.

Чишмә янындагы гүзәллеккә исең китә торган. Тирә-юнен чәчәкләргә күмгәннәр. Кылган яхшылыкларыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Үзегезгә сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек телибез», дип шалтырата Шода авылыннан Резеда Низамова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев