Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Шофер, йөргән юлың имин була күрсен!

Газчыларның хезмәте бик зур бәягә ия

Газчыларның хезмәте бик зур бәягә ия. Бүгенге көндә тормышыбызны газдан башка күзалдына китереп булмый. Газчылар безне өйдәге җылылык белән дә тәэмин итә. Йортларда, фатирларда газ исе барлыкка килүне сизсәк, иң беренче булып ярдәмгә килеп җитүчеләр дә алар. Янгыннар вакытында да газчылар килеп, тиз генә табигать байлыгын өзеп куялар. Бу үз чиратында тагын да зур хәвеф-хәтәр китереп чыгармас өчен эшләнә. «Балтач газы» идарәсендә үз эшләрен белеп, җиренә җиткереп башкара торган хезмәткәрләр эшли. Бүген исә без шоферлары турында язып китәргә телибез.

Биредә үз эшенә тугры булып, бик күп еллар хезмәт куючылар да, әле күптән түгел генә эшли башлаучылар да бар. Ничек кенә булса да һәрберсе үз хезмәтенең мөһимлеген аңлый. Газчы шоферлар — (сулдан уңга) Рәсүл Фәйзрахманов, Илсаф Зәкиев, Рафил Якупов, Илшат Сафиуллин, Фәрит Хәкимов, (арткы рәттә) Илгиз Шәфигуллин һәм Ринат Һадиевка эшләрендә уңышлар телибез, йөрисе юлларыгыз тигез һәм имин булсын!

 

 ФОТО: ЗӘЛИЯ ФӘЙЗРАХМАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шофер