Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Сосна авылының бүгенгесе һәм хәл ителәсе проблемалары хакында (фото)

Сосна авылының яшәешен яктыртуны җирлек башлыгы Рәис Садыйков белән сөйләшүдән башладык.

- Соснаны биш чакрымлы озын бер авыл дисәләр дә, барлык урамнарны кертеп исәпләсәң, 11 чакрымга җыела. Һәр җирлектәге кебек бездә дә юллар проблемасы көнүзәк мәсьәлә булып тора иде. Хәзер инде менә өч ел рәттән үзара салым акчасына юлларны рәтлибез. Баштарак 200 сумнан җыйсак, быел 300 сум иттек. Узган ел дәүләттән кайтканын кушып, 780 мең сум акча туплый алсак, 2016 елда халыктан 233 мең 600 сум җыелып, дәүләттән кайтканы белән барлыгы кассага 1 миллион 168 мең сум акча керде. Быел шушы акчаларга дүрт урамга вак таш түшәләчәк, - ди җирлек башлыгы Рәис Садыйков.

Нигездә төзекләндергән урамнар барысы да Югары Соснаныкы булганга халык башта канәгатьсезлек белдергән. Аңлату булгач, хәзер халык үзләренә чират җитәсен ышанып көтә, ди җитәкче. Дәүләт программасы ярдәме белән Югары Сосна авылына керә торган күперне төзекләндерүгә дә ирешкән сосналылар. Әмма әле эш тәмамланмаган, узган ел бер ягын эшләгән булсалар, быел икенче ягын эшләргә планлаштыралар. Шулай ук дәүләт программасы нигезендә Яшьләр урамына 450 метр озынлыкта щебень-ком катнашмасы (ЩПС) салынган.

- Соңгы елларда авыл халкы сусызлыктан бик тилмерде. Су хуҗалыгын "Сосна" җәмгыяте карап тора башлагач су белән тәэмин ителеш яхшы якка үзгәрде. Хәзер су чагыштырмача җитә. Бездә су өчен түләү пай җирләре хисабына, елга 500 сум, кесәдән чыгарып бирәсе булмагач бик җайлы. Юлларны кардан чистарту мәсьәләсе уңай якка үзгәрде. Җәмгыять мал асраган кешегә салам, печән, фуражын ел әйләнәсе бирә. Мал саннары да гел арту ягына бара. Бүгенге көндә авыл халкы 790 мөгезле эре терлек асрый, шуларның 290ы сыер. Авыл халкы нык тормыш белән яши. Җиләк-җимеш агачларын, яшелчәсен мулдан үстерә. Төзелеш тә бик көчле бара. Яңа урамнар калкып чыга, - дип зур горурлык белән сөйләде авылдашлары хакында җирлек башлыгы.

Яңа микрорайоннан 77 хуҗалыкка җир бүленеп бирелгән. Дүрт гаилә инде йортны түбә астына керткән. Бүгенге көндә ике йорттка күченгәннәр инде. Әмма газ, юл, су проблема булып кала.
Боларны бары дәүләр программалары аша гына тормышка ашырырга мөмкин, ди җитәкче.

Әле тагын җир алырга теләк белдерүчеләр бар икән. Әмма авыл җирлегенең генпланы булмау сәбәпләре, әлеге мөрәҗәгатьләр ачык кала. Ә генплан эшләтү өчен Сосна авыл җирлегенең башка җирлекләр кебек үк акчасы юк. Шулай ук Рәис Садыйков яшьләр салган берничә йортка газ кертеп булманганга да бик борчыла. Башка шәхси хуҗалыклардан читтәрәк урнашканга газ торбасы сузу проблема булып тора.

Рәис Мансурович белдерүенчә, авыл яшьләре дә бик итагатьле Соснада. Элегрәк яшьләр салырга яратса, андыйлар хәзер юк диярлек. Алар бергәләшеп өмәләр уздыра, бәйрәмне үткәрүдә башлап йөри. Узган ел Сабан туена дип "Фәтхия" чишмәсен төзекләндергәннәр. Бәйрәм вакытында су эчәргә бик күп кеше туктала икән чишмәгә, җиләккә баручылар да, көтү көтәргә чыкканнар да игелекле авыл яшьләренә ихлас рәхмәт сүзләре ирештерә. Бу чишмәне без дә барып күрдек. Ял итәр өчен эскәмиягә кадәр ясап куйганнар. Шулай ук балалар һәм яшьләр ат спортына нык тартыла башлаган. Ярышларда хәтта призлы урыннар алып кайталар, ди Рәис абый. Ат җене кагылган Рәнис Таҗетдиновка исә "Сосна" җәмгыяте махсус ат та алган. Өметле егет, диләр аның хакында.

Эшсезлек проблемасы Сосна авылын да читләтеп узмый. Эш булса читкә чыгып эшләп йөрмәс идек дигәннәр бик күп, ди җирлек җитәкчесе. Юкса, авылда демографик хәл начар димәс идем. Быелның җиде айга 9 сабый туган, биш кеше бакыйлыкка күчкән. Балалар бакчасы, мәктәп гөрләп эшләп килә. Авылда өч урында шәхси эшмәкәр Венера Җәләеваның кибетләре бар. Халык аңа бик рәхмәтле. Эшмәкәр ханым үзе дә авыл халкының борчу-мәшәкатьләренә битараф калмый. Авыручыларга, янгыннар булган вакытта, ятимнәргә иң беренчеләрдә булып ярдәм кулы суза, ди Рәис Садыйков.
Без исә авыл белән танышып йөргән чакта ташландык өйләрнең булмавына, шәхси хуҗалыкларның ныклыгана сокландык, урамда эшсезлектән тилмереп йөргән кешеләрне очратмавыбызга да аптырадык. Соснага булган сәяхәтебез вакытында яшьләрнең дә, картларның да җирлек рәисенә олы хөрмәт белән эндәшүләрен күреп тә сокладык. Авыл халкы, аның көнкүреше өчен шулай җаны белән борчылган җитәкчегә башкача караш була да алмый торгандыр ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250