Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сосна татарча «Инешле» була (фото)

Сосна авылын күпләр Соснамы, Саснамы дип аптырый. Шулай ук нинди сүздән килеп чыканы белән кызыксынучылар да байтак.

- Фин-угыр телләренең угыр тармагына караган манси телендә сос-шош гидрографик номенклатура термины «шош» «кечкенә елга» төшенчәсен белдерә. - на - әйбернең булуын, барлыгын белдерүче кушымча. Димәк, «Сосна» атамасы «инешле» дигән мәгънәне аңлата.
Димәк, Сосна ул «Инеш буенда урнашкан авыл» яки «Елга буендагы авыл». Түбән Сосна авылы янында «Сосн» дип аталган инешнең агып ятуы әлеге фикерне куәтли, дип язган филология фәннәре докторы, профессор Г. Саттаров. Аның фикеренчә, авылның исеме татар теленә «Инешле» дип тәрҗемә ителергә тиеш.

Сосна авылы районның иң зур һәм интенсив үсә торган авылларының берсе. Шушма елгасының сул як кушылдыгы булган Сосна инеше буйлап, елга агымы буенча 5 кмга сузылып-боргаланып утырган. Балтач-Чепья юлы авылны ике өлешкә бүлә - Югары һәм Түбән Соснага. Борынгы документларда Югары Сосна еш кына Каменный Ключ, Түбән Сосна Кучукова Сосна дип теркәлгән, алар ике аерым авыл итеп каралганнар. Борынгы чорда хәзерге Сосна авылы тирәләрендә, районыбызның башка күп төбәкләрендәге кебек үк, мари кабиләләре яшәгән. Авылның Себерәч басуы тирәләрендә «Чирмеш зираты» дигән урын бар. Өлкәннәр авылда марилардан калган нәселләр барлыгын сөйли.

Түбән Сосна шактый борынгы авыл. Аны нигезләүчеләр Аксак Тимер яулары Идел Болгарстанын җимергәннән соң әкренләп Казан арты, Кама аръягы төбәгенә күченергә мәҗбүр ителгән болгар морзалары булган дип фараз ителә. Бу күченеш 15нче гасыр ахырларына туры килә. Казан ханлыгының Явыз Иван тарафыннан тар-мар ителүе татар халкы өстенә тагын бер фаҗига булып төшә. Исән калган татарлар, шәһәрләрдән, зур юл һәм елга буйларыннан куылып, ерак Себергә, башкорт якларына таралганнар, Казан артындагы калын урманнарга килеп сыенганнар. Халык арасында йөргән «Безнең авылга Мәтәскәдән килеп нигез салганнар» дигән фикер әнә шуның чагылышы, аның реаль нигезе бар. Сосна авылының барлыкка килүен әнә шул фаҗигаларның нәтиҗәсе дип карарга кирәк.

Сосна татар дөньясында үзенең тирән белемле, абруйлы имам-мөгаллимнәре белән дан алган. Шуларның берсе ТР Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров. Сосна Социалистик Хезмәт Герое Сәрвәр Нәфыйкованың да туган авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250