Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Сосналылар мәдәниятнең уртасында “кайнап” яши (фото)

Сосна мәдәният йорты директоры Гөлнара Закирова белән беренче очрашуым гына түгел. Үзенең төпле фикерле, итагатьле булуы белән күңелгә якын кеше ул.

Заманында район кулланучылар җәмгыятендә экономист булып эшләгән Гөлназ ничек итеп мәдәният йорты директоры булырга тәвәкәлләгән соң?
- Без ике кыз туган бертуган абыйлы-энеле Илһам, Илгиз Закировларга Борнак авылыннан килен булып төштек. Шул чагында икебезне дә мәдәният йортына, мине - директор, ә сеңлем Гөлияне сәнгать җитәкчесе вазифасына эшкә чакырдылар. Без исә бик икеләндек. Эшләп китә алуыбызга ышана алмадык. Әниебез Резеда бик төпле фикерле кеше безнең. "Ризалашыгыз, бергәләп эшләрбез", диде.
Ризалаштык. Шул көннән әниебез киңәшчебез дә, беренче тәнкыйтьчебез дә. Эшли башлаган елларда бик авыр иде. Халыкны мәдәнияткә тарту җиңелләрдән булмады. Концертларга да бик аз йөриләр иде. Хәзер инде шөкер. Халык хәзер үзе мәдәниятнең уртасында "кайнап" яши. Авылыбызның үзешчән артислары авыл сәхнәләрендә генә түгел, район сәхнәләрендә дә уңышлы чыгыш ясый. Фәния апа белән Гасыйм абый Һадиевлар гаиләсенә аерым тукталасым килә. Кайчан чакырсаң шул вакытта киләләр, рәхмәт үзләренә, - ди Гөлнара Закирова.

Авыл яшьләре бәйрәмнәр үткәрүдә зур активлык күрсәтсә дә, дискотекаларга сирәгрәк йөри икән. Сәбәбе нидә? Әллә инде Сосна яшьләрен эш басканмы? Хәер, бу инде замана чиредер, берни белән дә шаккатырып булмаган яшьләр хәзер бер Соснада гына түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250