Әстәгәфирулла! Урамнан барганда «ГАЗель» машинасы яна башлаган
Җәмгыять

Әстәгәфирулла! Урамнан барганда «ГАЗель» машинасы яна башлаган

Гадәттән тыш хәл Казанның Миль урамында булган.

Казанда яшәүчеләр бетонболгаткыч машина йөртүчесе ут капкан «Газель»не сүндергәнне видеога төшергәннәр. Кадрлар социаль челтәрләрдә таралды. 

«Казанда Миль урамыннан барганда «ГАЗель» машинасы яна башлаган. Башта шаһитлар аны янгын сүндергеч белән сүндерергә тырышты, тик файдасы булмады. Шул вакытта ярдәмгә бетонболгаткыч машина йөртүче килде», – дип яза ролик авторы.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче, ут капкан машинаны тулысынча сүндерер өчен йөк машинасындагы су запаслары җиткән. Әлеге вакыйга нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән.

Фото:архив

https://tatar-inform.tatar

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев