Суд залыннан
Бистәдә исерек шофер тоткарланган
Мари Иле Республикасында туган, бүгенге көндә Балтач бистәсендә яшәүче Иванов Р. 17 февральдә төн уртасында машина белән идарә иткәндә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан туктатыла. Сөйләшкән вакытта аның спиртлы эчемлек кулланганы сизелә. Әмма шофер махсус приборга өрүдән һәм хастаханәгә барудан баш тарта. Аңа карата тиешле беркетмәләр төзелә, эше Балтач район җәмәгать суды каравына тапшырыла. Суд үзенең утырышынды бу ир-атны бер ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итәргә һәм дәүләт файдасына 45 мең сум штраф түләргә дигән карар кабул итте. Карар көченә керде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев