Җәмгыять
Сырья өлкәннәре бәйрәмнән рәхмәтле булып таралыштылар (+фоторепортаж)
Сырья авыл клубында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм тантанасы бик матур итеп оештырылган иде.
Кичә күңелле җырлар, матур биюләр, ялкынлы котлаулар белән үтте. Иң элек өлкәннәрне авыл старостасы, әлеге чараны оештыручы Леонид Сапожников котлады. «Труд» җәмгыяте җитәкчесе Рашит Һадиев һәрбер өлкән кешегә рәхмәтен белдереп: «Хөрмәтле әби-бабайларыбыз, сез гомерегез буе хезмәттә кайнап, сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрегездә күтәргән кешеләр. Безнең бүгенге якты киләчәгебез сезнең тырышлык белән ирешелгән. Шуңа да картлык көннәрегезне зур игътибарга, хөрмәткә төренеп яшәвегезне телим», диде. Бәйрәмнән соң һәрбер өлкән кешегә «Труд» җәмгыяте көче белән әзерләнгән күчтәнәчләр тулы пакетлар өләшенде. Килгән өлкәннәр бәйрәмнән күңел ачып, үзләрен шулай олуг хөрмәтләгәннәре өчен бик рәхмәтле булып кайтып киттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев