Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Тарих битләреннән

Хатны миңа Балтач Үзәк мәчете имамы Рамил хәзрәт җибәрде һәм язмага аңлатма бирүемне үтенде

125 ел элек. Малмыж.

Мәрхүм Әхмәт бай Хөсәенов Малмыж өязендә булган мәчет һәм мәдрәсәләргә минем арадашлыгым белән шушы рәвештә һимммәт иткән иде. Шуларны газетага язуыгызны үтенәм. Комбашы карьясенә 1900 елда 2350 сум акча тотып, буе 34, иңе 14 аршыннан таш мәчет бина иттерде. Түбән Чутай һәм Састамак мәчетләре өчен һәрберсенә берәр мең (1000) сум, Пыжмара мәчетенә 300 сум бирде. Түнтәр карьясендә Мөхәммәтнәҗип хәзрәт өчен 1700 сум акча тотып, буе 30 аршын итеп таш мәдрәсә төзетте«.
Мөхәммәткамал Мозаффаров, «Вакыт» газетасы, № 122

Искәрмә: Мөхәммәткамал хатында күрсәтелгән 1 аршын хәзерге 71,12 сантиметрга тигез. Акча бәясенә килгәндә, ул чорда 1 ат якынча 9-10 сум, сыер бәясе 5-6 сум тирәсендә булган. Сәүдә алтын бәһасе белән йөргән, хәзергәчә доллар бәясе белән түгел.

Әлеге хатны миңа Балтач Үзәк мәчете имамы Рамил хәзрәт җибәрде һәм язмага аңлатма бирүемне үтенде.

Түнтәр, Мәкәрҗә, Питер, Оренбург
Мөхәммәткамал Мозаффаров — күренекле татар мәгърифәтчесе. Ул 1855 елда Түнтәр авылында туган. 13 яшь булганда, сәүдәгәрләргә хезмәтче булып, Мәкәрҗә ярминкәсенә киткән. Анда 8 ел хезмәт иткәч, патша армиясе солдаты. Аннары Оренбург мәдрәсәсендә 2 ай белем алгач, Әхмәт бай Хөсәеновка сәүдә хезмәтенә кергән һәм 12 ел аңа хезмәт иткән. Бер үк вакытта мәдрәсәдән аерылмаган. 1883 елда драматург Мирхәйдәр Фәйзинең апасына Фатыймага өйләнгән. Никах мәҗлесе Түнтәрдә булган. Шуннан соң, Мирхәйдәрнең әтисе Сәетгәрәйне Түнтәр мәдрәсәсенә укырга китергән. 1890 елда Мөхәммәткамал гаиләсе белән Малмыж шәһәренә күченеп килгән һәм Түнтәр сәүдәгәре Габделлатыйф кибетенең приказчигы (директоры) хезмәтенә күчкән.

"Петербург шәһәренә Әхмәд Хөсәенов белән килгәндә, мин шәһәр җәмәгать китапханәсендә (хәзерге вакытта Санкт-Петербургта Россиянең Милли китапханәсе) Сәхаба Госман тарафыннан язылган кулъязма (иң беренче язылган китапның копиясе) Коръәнне күрдем. (Сәхаба Госман 644-656 елларда Мөхәммәд пәйгамбәрнең якын кешесе, ягъни өченче хәлиф булган — Р. З.).

19 ел дәвамында шәһәр думасы әгъзасы, 5 ел төрмә директоры, 5 ел дәвамында шәһәр җәмәгать банкында директор урынбасары, касса мөдире, шулай ук рус-татар училищесы блюстителе (директоры) һәм төрле җәмәгать оешмалары җитәкчесе булып эшләдем. 40 ел дәвамында мин төрле-төрле "хуҗалар"га хезмәт иттем. Бөтен тормышымда бер дә спиртлы эчемлекләр кулланмадым, тәмәке тартмадым. Гомерем буе милләтемә хезмәт итәргә, бөтен көчемне, энергиямне милләтемне агарту, милләтемә белем бирү, милләтемне тәрбияләү эшенә бирергә тырыштым. Бернинди материаль кыенлыклар алдында туктап калмаска омтылдым», дип язган ул үзенең биографиясендә. 

Малмыжга кайту һәм училище ачу
Алар Малмыжга килгәндә шәһәрдә 12 генә татар гаиләсе булган. Шәһәр земство управасы рәисе В. А. Батуев ярдәме белән ул 1894 елда Малмыжда рус-татар училищесы ачуга ирешә. Директоры үзе була. Беренче мөгаллиме Мирсәяф Туктамышев, аннан соң мөгаллимнәр булып Мөхәммәддин Корбангалиев, Шарбаев, Зариф Рәхмәтуллин, Сәмигулла Салихов, Мирсәет Юнысов, Фатыйх Хәмәдиев, Габделбәр Кадыйров эшли. Уку йорты бик дәрәҗәле була. Анда Малмыж өязенең бик күп татар авылларыннан килеп укыйлар. 1924-30 елларда Балтач, Кукмара, Арча районнарында Икенче баскыч (5-9 сыйныфлар) һәм ШКМнар (крестьян яшьләре) мәктәпләре ачканда Малмыж рус-татар училищесын тәмамлаган кадрлар бик тә дәрәҗәле булган.

Мөхәммәткамал үз акчасына махсус йорт төзеп, аны земство хисабына рус-татар училищесы өчен гомумторак бинасы итеп тапшыра. Аннан 13 ел дәвамында чит авыллардан килүчеләр бушлай файдаланган. Бу вакыт эчендә бу ятакта 130 шәкерт яшәгән. Ул шулай ук кызлар өчен туку остаханәсе итеп файдалануга аерым йорт төзеп бирә. Әмма аннан 2 ел гына файдаланып калалар. Чөнки шушы эшләрне оештырган өчен, Сарапул өязе ротмистры Будоговский жандармы таләбе буенча, аны Оренбург шәһәренә сөргенгә җибәрәләр. 

1909 елда кире Малмыжга кайтканнан соң, ул үз акчасына кызлар өчен 6 айлык курслар оештыра. Бу курслар татар-гарәб телләрендә алып барыла. Курслар өчен мөгаллимә итеп Мәчкәрә авылыннан Хәдичә Габдулла кызы Үтәмешованы чакырып китерә. Курсларга Малмыжның үзеннән һәм читтәге авыллардан 66 тыңлаучы җыела. Аларның яшь аермалары бик тә чуар була.

Рус-татар училищесы шәкертләрен ул ел саен 250 сумлык өс һәм аяк киемнәре белән тәэмин итеп тора. 250 сумның 50 сумын ул үзе күтәрә, 100 сумын сәүдәгәр Хәкимовлардан, 100 сумын сәүдәгәр Хөсәеновлардан ала. «Бу суммалар сәүдәгәрләрдән зәкәт хисабына мөселман дине кагыйдәләре буенча алынды. Шулай ук Малмыж рус-татар училищесы һәм өяздәге җәдид ысулы белән укытыла торган татар мәдрәсәләре шәкертләренә ел саен 36 стопа (1 стопада 1000 табак) кәгазь һәм төрле дәреслекләр өләштем», дип язган ул.

М. Мозаффаров 1920 елда Малмыжда «Туган як төбәкне өйрәнү музее» оештыра. 5 ел дәвамында аның җитәкчелегендә музей хезмәткәрләре Малмыж өязенә һә ТРның Кукмара һәм Балтач районнарына кергән аваылларның тарихларын җыялар һәм кульязма рәвешендә ай саен «Музей» журналы сәхифәләрен язалар. Бу кадерле ядкарьне хәзерге вакытта музей директоры үз кабинетында саклый. Мәгълүматларны әлеге кулъязмалардан моннан 25 ел элек күчереп алган идем. Мирхәйдәр Фәйзи үзенең көндәлекләрендә 1916 елда Шодага кайтуы, аннан Түнтәргә, Балтачка юл тотуы турында яза. Шодага абыйсы Сәетгәрәй хәзрәткә кайтыр алдыннан, ул иң беренче булып Малмыжга юнәлә. Җизнәсе Мөхәммәткамал һәм апасы Фатыйма янында була. Бу кайгылы ел, апасын соңгы юлга озату елы була. Мөхәммәткамал бу турыда «Мин җәмәгатем белән 33 ел, 2 ай һәм 21 көн бергә яшәдек. Ул 1916 елның 31 июлендә вафат булды», дип язган.

Мозаффар — муллалар нәселеннән
Мөхәммәткамалның изге эшләре бик күп. Ризаэддин Фәхреддин үзенең «Болгар вә Казан төрекләре» китабында (Татарстан китап нәшрияты, 1993 ел) Шиһабетдин Мәрҗанинең Казандагы татар зиратындагы кабер ташындагы язмаларга аңлатма биргәннән соң, болай дип язган: «Бездән соң Малмыж шәһәре могътәбәрләреннән Мөхәммәдкамал әфәнде ибне Мозаффар тимердән челтәр (чардуган — Р. З.) ясаткан дип ишеттем».

Монда туганлык җепләре бар. Ш. Мәрҗанинең сеңлесе Бибифатыйма абыстай Түнтәрдә Фәйзерахман мулланың (ул мәдрәсә мөгаллиме) җәмәгате була. Аларның Заһиретдин исемле уллары да мәдрәсә мөгаллиме икәне билгеле. Тарихи язмалар Мөхәммәткамалның әтисе Мозаффар Фәйзерахманның бертуган абыйсы булуы турында сөйли.

Мозаффар Габделгаффар улы чыгышы белән Кукмара төбәгенең Аш-Буҗи (элеккеге исеме Буҗи Асты) авылыннан, муллалар нәселеннән. Аның бабасы Ибраһим хәзрәт Ядкяр бине Әҗмән 1700 елларда үз авылында имам булып хезмәт иткән, бик оста каллиграф булган. Үз гомерендә "Мосхәфе шәриф«не (Коръән-Кәримне) 90 тапкыр күчереп язган. Ул чорда басма Коръән булмаган. Коръәнне күчереп язу эшенең ничек җаваплы булуын аңлату кирәкмидер. Бу турыда Риза Фәхретдин үзенең «Асар» китабында язып калдырган. Мозаффар Түнтәр мәдрәсәсен Гали ишан чорында тәмамлап, мулла булган. Монда да нәсел бәйләнеше бар. Ишан хәзрәтнең җәмәгате Гыйззениса абыстай Буҗи Астыннан Габделгаффар кызы булган. Мозаффар мулланың җәмәгате Бибигайшә Зәйнулла кызы Нөнәгәр авылыннан. Икесенең дә каберләре Түнтәр зиратында. Мозаффар мулла солдат хезмәтенә алынгач, 25 ел дәвамында армиядә калырга ризалашкан. Ләкин 23 ел хезмәт иткәч, хәрби хәрәкәттә контузия алган, бер аягы тез башыннан бөгелмәгән.- Комиссовать ителеп, унтер-офицер дәрәҗәсендә авылга кайткан. Мондый хәрбиләргә патша хөкүмәте кайда урнашса да рөхсәт биргән. Үзен һәм гаиләсен барлык төр салымнардан азат иткән. Ул мулла буларак, бик гыйлем булган. Әмма аяк бөгелмәгәнлектән, имам булып эшли алмаган. Гали ишан аны Түнтәргә чакырган, гаиләсе өчен зур булмаган йорт салып биргән. Биредә ул Гайшә абыстай белән 3 кыз һәм 2 ул тәрбияләп үстергән. Олы уллары Мөхәммәтҗан Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлагач, Шода авылында имам булып хезмәт иткән. Кече улы Мөхәммәткамал язмышы турында алда яздым. Мозаффар мулла Түнтәр имамы мәшһүр Гали ишанның «игътимадлы сердәше» (ышанычлысы, бөтен документларны алып баручысы) булып гомер сөрә. Аның кабере Гали ишанның аяк очында. Мозаффар әфәнденең үз васыяте буенча, каберенә таш куелмаган. Р. Фәхреддин Мозаффар мулла эшчәнлегенә "Асар"да зур бәя биргән.

Рәфхәт Зарипов,
төбәк тарихын өйрәнүче,
ветеран укытучы.
(Дәвамы бар)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев